Новости
28 сентябрь 2024, 11:01

Шәвъяды һәм Текән авылы фельдшеры дөрес тукланырга өнди

Шәвъяды, Текән авыллары фельдшеры Мәрьям Андреева: "Авыруларның күбесе дөрес тукланмаудан"

Шәвъяды  һәм Текән авылы фельдшеры дөрес тукланырга өндиШәвъяды  һәм Текән авылы фельдшеры дөрес тукланырга өнди
Шәвъяды һәм Текән авылы фельдшеры дөрес тукланырга өнди


Шәвъяды, Текән авыллары фельдшеры Мәрьям Андреева гомеренең 40 елын кешеләр сәламәтлеген саклауга багышлаган. 1984нче елда Екатеринбург шәһәрендә өлкә медицина училищесын тәмамлаганнан алып Мәрьям Камил кызы үз һөнәренә тугры калган.
Мәрьям Камил кызы Тибел авылында дөньяга килгән. Шәвъядыда— сигезъеллык мәктәпне, Түбән Сикиязда 10 сыйныфны тәмамлаганнан соң язмышын медицина белән бәйләргә карар итә. Уфа медицина училищесына керә алмагач, ике ел санитарка булып эшли. Уйлаганыннан кире чүгәргә яратмаган кыз барыбер максатын тормышка ашыра. Екатеринбург шәһәрендә фельдшер һөнәрен үзләштерә. Хезмәт юлын 1984нче елда туган авылы Тибелдә башлый. Декрет ялындагы Ирина Мурзинаны алыштыра ул. Яшь белгеч эшенең үзенчәлекләренә аңардан өйрәнә. Тәҗрибәле остазын әле булса да хөрмәт белән искә ала.

1986нчы елда ул янәдән Екатеринбург шәһәренә юллана. Бертуган ике апасы янына барып төпләнергә карар итә. „Без, авыл балалары, эшкә чыныгып үскәнбез. Мин үз теләгем белән ашыгыч ярдәм күрсәтү бүлегенә эшкә кердем. Эш авыр. Билгеләнеш буенча килгәннәр дә аннан качып киткәннәрен соңрак белдем. Атлап түгел, йөгереп йөрибез. Пычак чәнчеш, тукмалу, сыну сәгать саен дә диярлек. Авыруларны ашыгыч рәвештә операциягә әзерлибез. Каталканы этәреп йөгерә идек”, — дип шәһәргә килеп эшли башлаган елларын искә ала ул.

Монда булачак тормыш иптәшен очрата һәм кияүгә чыга. 1992нче елдан ул гаиләсе белән тормыш иптәшенең туган яклары— Ростов өлкәсенә күченеп китә. Ул вакытта аның уллары да үсеп килә. Ростов өлкәсендә ун ел дәвамында хирург ярдәмче буларак авыруларны кабул итә.

2002нче елдан кабаттан Екатеринбург шәһәренә күченеп кайта. Анда Эчке эшләр министрлыгының госпиталенә эшкә урнаша. Хирургия бүлегенең операцияләр ясау бүлегендә көч сала. Ашыгыч ярдәм бүлегендә барлыкка килгән сыйфатлары монда бик тә ярап куя.

2019нчы елдан Мәрьям Камил кызы туган якларына кайта. „Кайда гына эшләсәм дә, Башкорстанны, туган якларымны сагынып яшәдем”, —ди ул.
Беренче сыйныфтан алып дус кызы булган Ралина Байбердина да Мәрьям Камил кызыннан соң туган якларына кайтып төпләнә. Хәзер Ралина Шаяхметовна Тибел авылы фельдшеры булып эшли.

— Ралина белән мәктәп елларыннан ук дус булдык. Бергә медицина училищесында укып һөнәр үзләштердек. Бер шәһәрдә гомер кичердек, балалар үстердек. Олыгайган көннәребездә дә күрше авылларда фельдшер булып эшлибез, —ди Мәрьям Камил кызы.

2019 елдан алып Мәрьям Андреева Шәвъяды һәм Текән авыллары халкы сәламәтлеген кайгырта. Фельдшер карамагында 230 кеше. Унсигез яшькә кадәр 20 бала бар. Нибары бер йөкле хатын-кыз исәптә тора. Халыкның күпчелеген өлкәннәр тәшкил итә. Шунлыктан югары кан басымы, буыннар авыртулары белән интегүчеләр күп. Фельдшер авыруларның башы дөрес тукланмауга, чамадан артык ашауда дип ассызыклый. Туклануга, хәрәкәткә зур игътибар юнәлтергә кирәклеген белдерде.
— Авыруларның күбесе дөрес тукланмаудан. Мин бай һәм хәтта яшәргә урыны да булмаган кешеләрне дәвалаган кеше буларак моны әйтәм. Ачрак торган кеше сирәгрәк авырый, һәм операциядән соң да тизрәк аякка баса. Чөнки организмы шлаклар белән тулы түгел. Шунлыктан кан йөреше яхшы. Кешеләр хәзер бер көн дә итсез тормый. Шикәрне, тозны чамадан күп куллана. Артроз һәм артрит авыруларны яшәрүе шуннан килә дә инде, —ди Мәрьям Камил кызы.

Сәламәтлекне көрчекккә килеп терәлгәнче кайгыртырга кирәк дигән фикердә ул.

Газим ТАЛИПОВ фотосы.

Автор:Рифина Нигамаева
Читайте нас