Новости
27 сентябрь 2024, 10:17

Шәвьяды авылында яшәүчеләргә магазин кирәк

Район үзәге Иске Балтачтан 22 километр ераклыкта урнашкан авылда кибет булмавы өлкән яшьтәгеләргә кыенлыклар тудыра.

Шәвьяды авылында яшәүчеләргә магазин кирәкШәвьяды авылында яшәүчеләргә магазин кирәк
Шәвьяды авылында яшәүчеләргә магазин кирәк

Бүген, 27 сентябрь көнне, эш белән Шәвьяды авылына юлыбыз төшкәч, кайтыр юлда авыл урамын бер итеп атлап килгән шушы апалар төркеме янында тукталмый булдыра алмадык. Алар барысы да шушы авылдан, шунда яшәгән, эшләгән. Инде хаклы ялдалар.

—Авылыбыз урамнары төзекләндерелде. Хәзер баткакта интекмибез. Моның өчен җитәкчеләребезгә бик рәхмәтлебез. Кояшлы матур көннәрдә җыелышып чыгып саф һавада урамнарны әйләнеп кайтабыз. Мәчеткә йөрибез. Тик бер проблемабыз бар. Авылда менә бер ел инде көндәлек кирәк-ярак товарлар магазины юк. Шәхси эшкуар кибете эшләгәндә бик уңайлы иде. Ул да ябылды. Безнең кебек өлкәннәргә кыен, — дип үз хәлләре белән таныштырдылар.

Бу апалар 40 ел бухгалтер булып эшләгән Мөнирә Хәмәтярова, 43 ел гомерен фельдшер хезмәтенә багышлаган Галия Хаҗипова, 37 ел буе укытучы булып эшләгән Дарья Хәмәтярова һәм 15 ел савучы, 15 ел мәктәптә пешекче булып эшләп хаклы ялга чыккан Изида Сәләховалар.

Аларның проблемасын Шәвьяды авыл биләмәсе башлыгы Илдар Хәмәтовка юлладык.

—Бар андый проблема Шәвьядыда. Аның буенча кемнәргә генә чыгып карамадым инде. Әлегә чишелешен таба алмыйбыз. Бу проблеманы хәл итү өстендә эшлибез, — диде Илдар Кыям улы.

Газим Талипов фотосы

Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас