Новости
26 сентябрь 2024, 14:36

Райондашыбызга - 101 яшь

Балтачлы Файзә Хәтмулллинага 101 яшь. Бер гасырдан артык дәвернең һәм тарихның тере шаһиты

Райондашыбызга - 101 яшьРайондашыбызга - 101 яшь
Райондашыбызга - 101 яшь

Бер гасырдан артык дәвернең һәм тарихның тере шаһиты Файзә Касыйм кызы ачлыкны күргән, сугышны үткәргән. 101 яшьлек Файзә Хәтмуллина күңел көрлеге, хәрәкәтчән булуы белән күпләргә өлге булырлык.
Файзә Касыйм кызы 1923 елның 3нче октябрендә Тучыбай авылында дөньяга килә. Туган авылында нибары 3 класс белем ала. Сугыш башлану белән колхозда төрле эшләр башкара. Көче җитәме-юкмы, моны берсен дә борчымый.Кулынннан килгәнчә ярдәм итә. Ул вакытларда башкача булуы мөмкин дә түгел. Барысының да язмышы шулай. Барлык хатын-кызлар, бала-чага эштә. Кечкенә булуга карамастан, Файзә ат йөгәнләргә мәҗбүр була, халыктан сөт җыя. Аны авыл буйлап җыеп чыкканнан соң, сөт заводына илтеп тапшыра. Буш вакытларында фронттагы яугирләргә оекбаш, бәяләй бәйли.
Буй җиткерү белән кияүгә чыга. Дүрт ир бала һәм бер кыз тәрбияләп үстерәләр. Тормыш иптәше бик иртә фани дөньяны калдырып китә. Ул ялгызы балаларын аякка бастыра. Кызганыч, уллары да фани дөньяны иртә калдырганнар. Файзә Касыйм кызы бүгенге көндә кызы Фәйхунә тәрбиясендә.
—Әниебезнең үткәннәрен искә алсам, аның бер минут та тик торганын хәтерләмим. Эштән башканы белмәде. Һәрвакыт хәрәкәттә булды. Һәрвакыт яхшылык кылырга тырышты. Уйлары изге булды. Ачу тота белмәде. Шунлыктан, бәлки аңа озын гомерледер. Туган авылыбызда яшәүче туганыбыз Альмира Шәймиевага кайтып, авылны күреп килгәч чиксез шатлана, —ди Пермь шәһәрендә яшәүче кызы Фәйхунә.
Йөзъяшәр әбинең хәтер яхшы . Үткәннәрен бигрәк тә яхшы хәтерли. Әйтүе генә ансат, ул 101 ел эчендәге вакыйгаларның тере шаһиты. Сугышларны кичергән, ачлык, юклык белән җәфаланган райондашыбыз җир йөзендә тынычлык булсын , дип тели.
Рифина НИГАМӘЕВА.

Автор:Рифина Нигамаева
Читайте нас