Барлык яңалыклар
Новости
26 сентябрь , 10:48

Күкләрне гизгән стюардесса кыз Мәскәүдә фура астында һәлак булган

Стюардесса фура астында һәлак булган

Күкләрне гизгән стюардесса  кыз Мәскәүдә  фура астында һәлак булган
Күкләрне гизгән стюардесса кыз Мәскәүдә фура астында һәлак булган

Нәсел тамырлары Кушнаренко районының Югары Сәет авылыннан булган Эльвина Сәетгәрәева кечкенәдән стюардесса булырга хыяллана. Үҗәт кыз максатына ирешә - тиешле белем алып, "Урал һава юллары" авиакомпаниясенә эшкә урнаша, Мәскәүдә төпләнә.

Шушы көннәрдә ул үзе кебек стюардесса кыз белән, такси алып, эштән кайтырга чыга. Кызганычка каршы, такси йөртүче йоклап китеп, фура астына барып керә. Барысы шул урында һәлак була...

Кичә Эльвинаны туган авылында җир куенына салганнар. Социаль челтәрдә аның фотосы янында "Тыныч йокла, балам" дигән сүзләр бар. Җаны үзе яраткан күкләргә ашкан баланың әти-әнисенә ачы хәсрәтне күтәрергә көч, күркәм сабырлыклар телик.

Автор:
Читайте нас: