Иске Балтач. 25 сентябрь - "Балтач таңнары". Бүген, 25 сентябрь көнне, район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев “Туры элемтә”дә халыкны борчыган сорауларга җаваплар бирде.
Халыкны борчыган сорауларны һәм хамкимият органнары – җәмәгатьчелек арасынды бәйләнешне ныгыту максатында, ил, республика, район җитәкчелеге “Туры элемтә” оештыра.
25 сентябрь көнне Балтач районы Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев “Туры элемтә”дә халыкны борчыган сорауларга җавап бирәчәге, сорауларны бирү мөмкинлеге турында социаль челтәрдә алдан хәбәр ителгән иде.
Сорауларны Балтач районы Хакимияте рәсми сайтының “Кире элемтә” платформасында кабул иттеләр. Сорау бирүнең бер аавырлыгы да юк. Үзеңне борчыган мәсьәлә турында язасың һәм аны “Дәүләт хезмәтләре” порталы аша тиешле плавтформага юллыйсың. Сорау модерация уза. Аноним рәвештә сорау бирергә уйласагыз, барып чыкмаячак.
Әлеге “Туры элемтә” барышында Аскын-Балтач юлын ремонтлау, район үзәгендә халыкны су белән тәэмин итү проблемасын хәл итү, Иске Балтачта мәктәпләрдә, балалар бакчаларында класслар төркемнәр артык тулы булуы, тагын бер башлангыч мәктәп төзү кирәклеге, шулай ук Тимкә-Уразай юлына ремонт үткәрүне хәл итү турында сораулар яңгырады...
Шушы форматтагы туры элемтә моннан соң ай саен оештырылачак Районда яшәүче һәркемнең үзен борчыган соравын хәл итүне сорап, төбәк җитәкчесенә юллау мөмкинлеге бар.