Новости
24 сентябрь 2024, 04:31

Балтачлылар "Геройлар территориясе" патриотик слетында

Иске Балтач 1нче урта мәктәбе укучылары Вильлан Тимершин һәм Вадим Маликовлар "Геройлар территориясе» беренче патриотик слетында катнаштылар

Балтачлылар "Геройлар территориясе" патриотик слетындаБалтачлылар "Геройлар территориясе" патриотик слетында
Балтачлылар "Геройлар территориясе" патриотик слетында

Геройлар территориясе» беренче патриотик слетында катнашучылар белән очрашу

☑2024 ел Башкортстанда Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр турында кайгырту елы. Бу уңайдан республикада байтак чаралар гамәлгә куела.

✅Чишмә районында Русия Герое Максим Серафимов исемендәге «Патриот» паркы территориясендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «Геройлар территориясе» беренче ватанпәрвәрлек слетында катнашучылар белән очрашты.

✅Чараны республиканың Мәгариф, Сәламәтлек саклау, Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыклары белән берлектә «Бәхет территориясе» хәйрия фонды оештырды. Слётта якынча 270 кеше катнаша. Бу Башкортстанның барлык шәһәр һәм районнарыннан сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән 9 яшьтән 14 яшькә кадәрге 137 малай һәм аларны озатып йөрүче ата-аналар.
Очрашуны ачып, төбәк җитәкчесе балаларны сәламләде һәм «Патриот» паркы турында сөйләде.

— Бу парк РФ Герое Максим Серафимов исемен йөртә. Ул бик яшь, якты күңелле, әйбәт егет иде, иптәшләрен коткару өчен гәүдәсе белән граната ябып һәлак булды, – диде Радий Хәбиров. — Әлбәттә, әлеге парк барыннан да элек хәрби-патриотик. Биредә 10 меңнән артык югары сыйныф һәм көллият укучысы уку җыеннары һәм профильле сменалар узды. Әмма чынлыкта «Патриот»та төрле мәнфәгатьләрдәге кешеләрнең аралашуы өчен мөмкинлекләр бик күп. Бу мәйданчыкта без волонтёрлар, студентлар, шул исәптән Мәскәүдән укучылар белән дә очраштык. Берничә ай элек ишетү буенча мөмкинлекләре чикле инвалидлар өчен Бөтенрусия яшьләр форумында катнашучылар белән очрашу уздырдык.

Аннан соң республика Башлыгы «Геройлар территориясе» беренче патриотик слетында катнашучыларның сорауларына җавап бирде.

Радий Фәрит улы Башкортстанда мөмкинлекләре чикләнгән балаларны тернәкләндерү һәм савыктыру мәсьәләләренә зур игътибар бирелүен әйтте. Әйтик, октябрьдә Уфада «Салют» республика тернәкләндерү-мәгариф үзәге ачылачак – илдә иң эреләрнең берсе. Анда 192 урынга исәпләнгән сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикле балалар өчен коррекцион мәктәп, инвалид балаларга дистанцион белем бирү үзәге, психологик-педагогик, медицина һәм социаль ярдәм үзәге эшләячәк.

Балтачлылар "Геройлар территориясе" патриотик слетында
Балтачлылар "Геройлар территориясе" патриотик слетында
Автор:
Читайте нас