Старошахово. 23 сентябрь- "Балтач таннары". Ярмәкәй районы Старошахово авылында яшәүче исерек ир кече яшьтәге туганын мотоблоок тагылмасына утыртып кибеткә юлланган һәм ДАИ хезмәткәрләрен капкан
Старошахово авылы урамында мотоблок белән идарә иткән шактый исерек җирле кешене туктатканнар. Моотоблок тагылмасында кече яшьтәге кыз бала утыра.
Мотоблок хуҗасы инспекторлар туктаткач, кызның нишләп тагылмада утыруын, аның кем баласы булуын ачык аңлата алмаган. Тикшерү нәтиҗәсе исерек водитель сулап чыгарган бер литр һавада 1,017 мг алкоголь күрсәткән.
Кызны туганнарына илтеп тапшырганнар, исерек ирне административ җазага тарту турында протокол төзегәннәр. Транспорт чарасы штраф мәйданчыгында урын алган.