Бу күңелсез хәл 19 сентябрьдә, Уфаның Зеленая роща бистәсендә урнашкан мәктәпләрнең берсендә булган. "Мой Башкортостан" басмасы чыганагы мәгълүматы буенча, балигъ булмаган балаларның берсенең хәле начарланган, һәм аны дәваханәгә алып киткәннәр. Ачыклануынча, баллончыкны мәктәпкә укучыларның берсе алып килгән һәм танышларына биргән.
"Мәктәп укучыларының берсе уйнап кына аэрозоль баллончыгын сиптереп җибәргән, очраклы рәвештә үзенең сыйныфташына эләккән. Әлеге баллончыкны мәктәпкә аларның сыйныфташы алып килүе, ул аны агрессив этләрдән саклану чарасы буларак куллануы ачыкланган", — дип белдерәләр полициядә.