Уфада 51 яшьлек иргә карата үтерүдә гаепләү белдерелгән.
Тикшерү версиясе буенча, 2024 елның 13нче июлендә әлеге ир аңлы рәвештә үтерү максаты белән хатынын бишенче кат балконыннан этеп төшергән. Бу күз алдына да китерә алмаслык хәл Баязит Бикбай урамында булган. Нәтиҗәдә хатын-кыз күпсанлы тән җәрәхәтләре алган. 8 көннән соң ул дәваханәдә үлгән.
Хәзерге вакытта җинаять эше буенча планлаштырылган тикшерү гамәлләре комплексы үткәрелә, тикшерү вакытында гаепләнүчегә сак астына алу рәвешендә чик кую чарасы сайланган.