2020нче елның 1 октябрьдә, Өлкәннәр көнендә, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, ветераннар белән очрашу вакытында, "Башкортстанда озын гомерлелек. Туризм” проектын башлап җибәрү турында игълан итте. Ул Башкортстанның өлкән буын гражданнарының сәламәтлеген ныгытуга, социаль активлык чорын һәм гомернең озынлыгын арттыруга юнәлтеләчәген белдергән иде.
Радий Фәрит улы Хәбиров:
— Поликлиникаларда халыкны диспансерлау кысаларында без «Көмеш сәгать»не кертәбез. Программаның тагын бер юнәлеше туризм белән бәйле булачак. Туризм буенча дәүләт комитеты юнәлеше буенча туган як табигатеннән ләззәт алырга, яңа урыннарда булырга теләүчеләргә экскурсияләр үткәрү планлаштырыла. Бу эшкә республиканың барлык хакимият органнары, район һәм шәһәр хакимиятләре дә кушылачак. Без мондый программаны Торатауда һәм Красноусольскида сынап карый башладык. Пенсионерларга бушлай автобус, гид бирелә. Программа инде киң яклау тапты. Әлегә бу бер көнлек сәфәрләр булачак, әмма без аларга бик күп өлкән яшьтәге кешеләрне җәлеп итәчәкбез, алар табигатебезнең матурлыгыннан ләззәт ала, үзләре барып чыга алмаган урыннарда була алсыннар, бу алар өчен хәрәкәткә һәм активлыкка этәргеч булачак.
2020нче елда старт алган "Башкортстанда озын гомерлелек. Туризм» проекты балтачлыларда да хуплау тапты. Балтач районының өлкән яшьтәге кешеләре Нуриман районына, Илеш районы районына һәм башка истәлекле урыннарга сәяхәт кылдылар. Һәр сәяхәттән күңел күтәренкелеге, дәрт , дәрман алып кайтттылар. Берничә тапкыр Бөре шәһәренә барып, аның истәлекле урыннары буйлап сәяхәт кылдылар.
—Башкортстанның матур урынныраны күреп кайтуыма чиксез шатмын. Быел Нуриман районында булдым. Бөре шәһәренең дә истәлекле урыннары буйлап йөрергә насыйп булды. Туган якның матурлыгына сокландым. Шушы гүзәллек хакында оныкларыма да сөйлисем килә. Бер –беребез белән аралашып кайтуыбыз белән дә кыйммәт мондый чаралар, — ди Иске Балтач авылында яшәүче Мөнирә Кәримова.
Пенсионерлар өчен мондый мөмкинлек туган якны ң гүзәллеген, аның табигатен башка күзлектән күрү өчен шекләрен ача.
—Күрмәгән җирләрне күреп кайттык. Бик ошады, гид барысын да яхшылап аңлата. Тагын да барырга язсын, —диде Сәгъдәт Вәлиәхмәтова. тәэссоратлары белән уртаклашып.