Бу хакта социаль челтәрләрдә авыл старостасы Ринаф Шайбаков хәбәр итте.
“Авылдашлар, менә безнең уңган егетлар су башнясын кышкылыкка әзерлиләр. Исән-сау гына башкарып чыгыгыз бик- бик җаваплы эш”, — дип язды ул.
“Авыр эш, Ходаем сезгә тазалык-саулык бирсен. Амин!” — дип яза матур башлангычны куәтләгән нөркәлеләр.
Авыл халкы су туплау башнясын күз карасы кебек саклап тота. Соңгы елларда халык үзе исәбенә һәм төрле максатчан программаларга кушылып суүткәргечләрне төзекләндерде. Халыкны сыйфатлы эчәр су белән тәэмин итү мәсьәләсе “Экология” милли проекты кысаларында да хәл ителә.