18 сентябрь күрәзәчелек өчен иң уңайлы көн саналган, кызлар киләчәк язмышлары һәм кияүгә чыгу турында фаразлар кылган. Бу көнне туй үткәрү дә хәерле икән.
Догалар укырга, балалары булмаганнарга балалар тууын, аларның сәламәт һәм бәхетле булуын сорарга кирәк. Мул уңыш һәм муллык сорап дога кылу да дөрес булыр.
Бу көнне өйләрне пычрактан чистартырга кирәк. Өегезне яхшылап җыештырсагыз, тормышыгызга кызыклы кешеләрне җәлеп итәчәксез.
18 сентябрьдә өйгә кайтканда артка борылып карарга ярамый икән, югыйсә, бәла иярә, ди.
Үти алмаслык буш вәгъдәләр бирергә ярамый.
Комарлы уеннар уйнаудан да сак булыгыз!
Җиңеп булмаслык кыенлыклар белән очрашмас өчен коелучан әйберләрне кулга алырга кирәкми. Югыйсә, уңыш бармаклар аша агып чыгачак.
Шулай ук иртәгә кычкырырга һәм сүгенергә ярамый. Борынгылар 18 сентябрьдә авыздан чыккан һәр сүз кешенең үзенә кире кайтачак, дип ышанган.
18 сентябрьдә вәгъдә бирергә һәм ант итәргә ярамый - бу көнне үтәлмәгән вәгъдә ялганга һәм алдауга тиңләнә һәм кешегә җитди тискәре нәтиҗәләр белән яный.
Кер юарга ярамый икән – авыруга, имеш. Шуңа күрә бу чараны икенче көнгә калдыру яхшырак. Шул ук вакытта пычрак һәм ертык кием киеп йөрмәгез. Мондый кием кигән кеше үзенең абруен төшерергә мөмкин икән.
18 сентябрьдә туган кешеләр аеруча рухи көчкә ия. Аларга яман көчләр кагыла алмый икән. Бу кешеләр сирәк авырый.
Халык сынамышлары буенча, 18 сентябрьдә миләш яфраклары саргайса, кыш иртә киләчәк һәм салкын булачак.
Кыргый миләшнең мул уңышы — ямьсез көзгә.
Әгәр дә урманнарда миләш җимеш бирми диярлек икән — көз буе коры булачак.
Болытлар түбән йөзсә — яңгыр көтегез.
КТ