Көнтүгештә Бөек Ватан сугышында һәлак булган, сугыштан соңгы елларда арабыздан киткән ветеран авылдашлар истәлегенә моннан ярты гасыр элек булдырылган обелиск бар иде. Әмма ул инде зур ремонт таләп итә. Шуны истә тотып, авыл халкы җыенда яңа истәлекле обелиск тергезү турында килеште. Бу максаттан акча җыю оештырылды. Аңа авылдан читтә яшәгән көнтүгешләр дә теләп кушылды. Авылда яшәүчеләр яңа обелискны элеккесе янәшәсендә урнаштыру дөрес булыр дип билгеләде һәм җиң сызганып эшкә тотындылар.
—Кыска гына вакыт эчендә ике йөз мең сумга якын акча җыелды. Өмә белән урыны тазартылды, материал сатып алынды. Зур эшне башкарып чыгуга тамырлары Көнтүгеш авылыннан булган, Иске Балтач авылында яшәүче шәхси эшкуар Радик Салихов алынды. Обелискның стенасын өюне авылдашларыбыз Фидарит Мостафин белән Дәүләт Нуршаев башкарды. Җепсәләрне Яңа Ямурза авылыннан Алексей Пинаев белән Дамир Тимергалин урнаштырдылар. Әлеге вакытта буяу эшләрен башкаралар. Килешү буенча эшләгән эшчеләр тротуар плитәләрен урнаштырдылар, — ди зур, игелекле эшләрне оештыруда башлап йөргән авыл активисты Асия Мостафина.
– “Атайсал” —“Без үзебезнекеләрне ташламыйбыз” дигән тезисның дәвамы,— дип ассызыклады Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров, проектка башлангыч биргән көннәрдә.— Безнең республикада мондый үзара ярдәмпринцибыбашкарегионнардагыданаерыла. Бу, асылда,шул ук өмә (үзара ярдәмләшү), ләкин күпкә продуктив формада.
Бу башлангычны Көнтүгеш авылы халкы үзенең яхшы үрнәгендә исбатлый.
Автор фотолары