Файдалы үзлекләренә килгәндә, аларны санап бетереп булмый: иммун системасын, йөрәк-кан тамырлары эшчәнлеген яхшырта, салкын тиюдән саклый, ютәлне бетерә, организмнан токсиннарны һәм шлакларны чыгара, гипертониядән булыша, ашкайнату системасын, матдәләр алмашын яхшырта, калкансыман биз эшчәнлеген көйли, стоматитны дәвалый, нерв системасын тынычландыра.
Көненә 100әр грамм сырганак җимешен генә ашасагыз да, иммунитетыгызны ныгытырсыз, организмыгызны витаминнарга баетырсыз. Аны шикәр комы белән сытып, чәйгә кушып та эчәргә була.
Ничек кенә файдалы булса да, сырганакны бавыры авырткан, ашказаны җәрәхәте һәм унике илле эчәк булган, панкреатит, холецистит, бөердә һәм сидек куыгында ташлар булганда сак кулланырга кирәк.