Новости
12 сентябрь 2024, 06:32

Кешеләр телевизор карый башлагач, ул эшеннән китәргә мәҗбүр булды

 Чишмә авылында яшәүче Тәгълимә ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА энесе Вәлихан Гыйльметдинов хакында истәлекләре белән уртаклаша   

Кешеләр телевизор карый  башлагач, ул эшеннән китәргә мәҗбүр булдыКешеләр телевизор карый  башлагач, ул эшеннән китәргә мәҗбүр булды
Кешеләр телевизор карый башлагач, ул эшеннән китәргә мәҗбүр булды

Язмам Чишмә авылында гомер кичереп, бакыйлыкка күчкән бертуганым  Вәлихан Гыйльметдинов хакында. Киномеханик һөнәрен үзләштереп, халыкка кино күрсәтү зур теләге иде. Ләкин хыяллары озакка бармады.

   Минем туганым  Вәлихан Глимхан улы Бәләбәй шәһәрендә киномеханиклар әзерләү училищесында укыды. Һөнәр үзләштерү белән туган  авылына кайта. 1977нче елда Богдан, Иске Тимкә, Иштирәк, Чишмәавылларында  киномеханик вазифасын башкара башлый. Ерак араларны аты белән уза, кирәк-яракларны аның  ярдәмендәташый.

Аты бик яхшы иде аның. Сабан туйларда ярышларда катнашты. Үзе аның белән чапмады. Бәлки, җәлләгәндер. Берсендә аты чабып туктагач,  кемдер аңа су эчергән. Аты үлде. Бу югалтуны ул бигрәк авыр кичергәне исемдә.

Кешеләр телевизор карый  башлагач, ул эшеннән китәргә мәҗбүр булды. Бу 1982 ел иде.

Ары таба ул Уфа моторлары төзү заводында эшләде. Әти-әниләр олыгайгач, авылга кайтып, фермада эшләде. 2010 елда вафат булды. Туганым тырыш, хезмәт сөючән кеше иде. Киномеханик эшен яратып башкара иде. Хәзер инде урынын оҗмахта булсын дип кенә телисе кала.

Автор:Рифина Нигамаева
Читайте нас