Новости
12 сентябрь 2024, 11:36

Айдар фатирлы булган

Әтисенең бертуганы Салават абыйсына охшаган, әмма сәнгатьтә үз юлын ярган җырчы Айдар Фәтхединов бу шатлыгын дүрт ел көткән.

Айдар фатирлы булганАйдар фатирлы булган
Айдар фатирлы булган

Айдар гаиләсе белән моннан дүрт еллар элек Татарстанга күченгән иде. Авыл баласын таш калада фатир ачкычы белән көтеп тормыйлар, билгеле. Айдар да яңа гына нигез ташы салынган йорттан фатир алырга булган. Йорт төзелеп беткәнче, еллар узган. Менә, ниһаять!

«Бик көттек без бу мизгелне. Аллаһка шөкер, булды. Шатлык-куаныч белән яшәргә насыйп булсын, бәхет һәм бәрәкәт китерә торган фатир булсын», – дип яза ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

Яңа фатир Татарстанның Биектау районында икән. Ишекләреннән бәхет керсен, эшләре гөрләп барсын Айдарның!

Фото: Айдар Фәтхетдиновның шәхси архивыннан.

Автор:
Читайте нас