Новости
11 сентябрь 2024, 04:36

Соңгы сәфәренә чыккан булган...

Башкортстанда автоһәлакәттә 36 яшьлек ир-атның гомере өзелгән... 

Соңгы сәфәренә чыккан булган...Соңгы сәфәренә чыккан булган...
Соңгы сәфәренә чыккан булган...

ГАИ хезмәткәрләре республиканың Караидел районында һәлак булган авария шартларын ачыклый. Бу хакта Башкортстан дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәтендә хәбәр иткәннәр. Автоһәлакәт узган тәүлектә Ургуш-Зуевка юлының 4 чакрымында теркәлгән. 36 яшьлек урындагы кеше «Лада Нива»га идарә иткәндә кюветка төшкән, шуннан соң ауган. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә машина йөртүче һәлакәт урынында үлгән. Билгеле булганча, һәлак булучы элегрәк исерек хәлдә руль артына утырган өчен машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән булган. Автомобиль транспорт чарасын сату сәбәпле учеттан төшерелгән.

Юлларда сак булыгыз!

Фото: БРның Дәүләт автоинспекциясе

Автор:
Читайте нас