Кече Ватанга ярдәм итү буенча “Атайсал” проекты идеясен Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров 2019нчы елның ноябрендә туган төбәгендә – Ишембай районының Сәйрән авылына эш сәфәре вакытында тәкъдим иткән иде.
Ә старт алды биредәге проект 2021 елның 1нче мартында. Шул дәвердән башлап “Атайсал” проекты зур популярлык казанды һәм халыкара дәрәҗәгә чыкты. Туган яклары, авыллары тормышына битараф булмаган кешеләр проект кысаларында үзләренең кече Ватаны үсешенә 1,3 миллиард сумга якын акча керткән. Анда барлыгы 5,5 мең кеше катнашкан, 27 меңләп проект гамәлгә ашырылган.
Радий Фәрит улы Хәбиров:
Мондый изге проект кысаларында Балтач районында да башкарылган эшләр бихисап.
Быел Көнтүгеш авыл биләмәсенә караган Тозлыбин авылы зиратында яңа капка урнаштырылды. Аны алтын куллы һәм бар эшкә дә булдыклы Эдик Тадиев эшләгән. Ә урнаштыру эшендә барлык авыл халкы катнашкан.
Һәр авылның иминлеген һәм бердәм халкы булуын зиратына карап чамалап була. Әгәр дә зират төзек, каралган һәм чиста икән, димәк, бу авыл иманлы. Биредәге халык бердәм, тату, кече ватанының үткәненә, бүгенгесенә һәм киләчәгенә битараф түгел.