Көзен 2 млн россияленең хезмәт хаклары 5,1% ка арттырылачак. Бу хакта 10 сентябрьдә Г.В. Плеханов исемендәге РЭУның «Кеше ресурслары белән идарә итү» РФ Сәүдә-сәнәгать палатасының база кафедрасы доценты Людмила Иванова-Швец хәбәр итткән. “Индексация эшләүчеләрне инфляциядән саклау өчен кирәк. Бу Хезмәт кодексының 134 маддәсендә каралган: кулланучылар бәяләре арту сәбәпле, эш бирүче хезмәт хакын индексацияләргә тиеш”, - дигән ул “Прайм” агентлыгы белән әңгәмәсендә. Иванова-Швец шулай ук билгеләп үткәнчә, күтәрү мәгариф, медицина һәм фән өлкәсе хезмәткәрләренә, федераль дәүләт органнары һәм федераль башкарма хакимият органнары бүлекчәләре хезмәткәрләренә, хәрби частьләр һәм көч структуралары бүлекчәләренең машина йөртүчеләренә һәм гражданлык персоналына кагылачак. Эш бирүчеләре турыдан-туры дәүләт булганнарның 1 октябрьдән хезмәт хакы 5,1% ка артачак. Бу индексациягә 359 млрд сум юнәлтеләчәк. Әмма шәхси компанияләрдә хезмәт хакларын индексацияләү билгеләнгән графиктан тыш, ә эчке локаль документлар нигезендә башкарылачак.
ИЗВЕСТИЯ