Башкаланың Инорс бистәсендә яшәүче 9нчы сыйныф укучысы җинаятьче тозагына эләккән.
Кыз узган елдан балалар арасында популяр булган компьютер онлайн-уены белән мавыккан. Төп уен киңлеге – ул куб блоклардан торган дөнья, анда уенчылар уйлап чыгарылган дөнья төзи һәм тикшерә, шулай ук бер-берсе белән аралаша һәм таныша ала.
Әлеге уен баланың үсешен күз уңында тота, ләкин кайбер начар ниятле кешеләр (алар уенда үзләрен балалар итеп күрсәтергә мөмкин) бу мәйданчыкны үз максатларында файдалана.
Аларның берсе кыз белән әңгәмә башлап, аның барлык анкета мәгълүматларын кулга төшергән, ә аннары, аларны тарату белән куркытып, Интернетта билгеле гамәлләр башкаруны таләп иткән.
Кыз тәкъдимне кире каккан. Шуннан соң укучы кыз исеменнән Уфа сәүдә үзәкләренең берсендә мина кую турында ялган хәбәр тарала.
Әти-әниләр, Интернетта балаларның нинди ресурсларда утыруы белән кызыксынып торыгыз, телефоннарына ата-аналар контроле куегыз!