Спорт ул хәрәкәт, ә хәрәкәт ул тормыш, шуңа күрә спорт белән шөгыльләнү бик мөһим. Ул сәламәтлегебезне ныгытып кына калмый, рухыбызны да ныгыта, уңай хис-кичерешләр алырга, шулай ук депрессия һәм стрессларны җиңәргә ярдәм итә. Шушы көннәрдә БРның Балтач районындагы тернәкләндерү филиалы тәрбиячесе Гөлшат Якупова балалар өчен "Югарырак, көчлерәк, тизрәк!” дигән баш астында ярышлар оештырды. Ярыш иң җитез, иҗ тиз һәм кыюларны ачыклады. Дәрт, җиңүгә омтылу ярышларны кызыклы һәм онытылмаслык итте!