Новости
9 сентябрь 2024, 03:57

Машина эчендә булган 7 яшьлек малайны эзлиләр

Бөредә кешеләр утырган машина елгага төшеп киткән.

Машина эчендә булган 7 яшьлек малайны эзлиләрМашина эчендә булган 7 яшьлек малайны эзлиләр
Машина эчендә булган 7 яшьлек малайны эзлиләр

Бөре шәһәрендә көймәле прицеп машинаны Агыйделгә сөйрәп алып төшеп киткән. Бу хакта “Башинформ” агентлыгы хәбәр итә.

Чыганактан билгеле булуынча, ике өлкән кеше һәм өч бала булган ял итүче кампания елга буена машинада килә. Прицепта көймә була. Суга төшергән чакта көймә прицепны да, машинаны өстерәп суга алып кереп китә. Машина салонындагы кешеләр котыла, тик 7 яшьлек малай гына чыга алмый. Аны коткаручылар эзли.

Соңрак машинаны судан чыгаралар. Бала табылмаган. Аны эзләү дәвам итә.

Машина эчендә булган 7 яшьлек малайны эзлиләр
Машина эчендә булган 7 яшьлек малайны эзлиләр
Автор:
Читайте нас