Новости
7 сентябрь 2024, 08:48

Иске Балтачта ярминкә гөрли

7 сентябрь иртәсендә   Иске Балтачның үзәк мәйданы район халкын  ярминкәдә каршылады

Иске  Балтачта ярминкә гөрлиИске  Балтачта ярминкә гөрли
Иске Балтачта ярминкә гөрли

Иске Балтач. 7 сентябрь - "Балтач таннары". 7 сентябрь иртәсендә   Иске Балтачның үзәк мәйданы район халкын  ярминкәдә каршылады.

 Иртәнге сәгатьләрдә ярминкә рәтләрендә сатып алучылар күп түгел иде әле. Сайлау көне бит. Тавыш бирергә өлгермәгәннәр бар әле. Ун-унбер сәгатьләр тирәсендә авыллардан да халык бирегә тартыла башлады.  Сатучыларның да кәефе күтәрелеп китте.

Сатып алыйм дисәң бары да бар биредә. Җирле халык та үзеннән артканын сатып алучыларга тәкдим итә.  Утын, яшелчә һәм башкалар. Утынның кубометрына ике мең сум сорыйлар.

-Бодайны иртүк алып бетерделәр,- ди  бер сатучы. Ә борчакның килограммын ул 25 сумга тәкдим итә.

Борайдан кош-корт алып килгәннәр. Каз, үрдәк, бройлер, йомырка сала торган тавыклар...

Борай, Краснокама районнары питомникларыннан китерелгән бакча культуралары тәкдим ителгән урыннарда да сайланучылар күп иде.

Гомумән, ярминкә сайлауларның икенче көненә җанлылык өстәде.  Балтач районында Башкортстан Республикасы Башлыгы өчен тавыш бирү дәвам итә.

Иске  Балтачта ярминкә гөрли
Иске Балтачта ярминкә гөрли
Автор:
Читайте нас