Новости
6 сентябрь 2024, 06:31

Балтач районында тавыш бирүдә өлкәннәр активлык күрсәтә

Иске Яхшый авылыннан өлкән яшьтәге ике ахирәт: Нәҗибә Заерова һәм Язилә Митфтахова  иртүк сайлау участогына килеп, Республика Башлыгын сайлауда тавыш бирделәр

Балтач районында тавыш бирүдә өлкәннәр активлык күрсәтәБалтач районында тавыш бирүдә өлкәннәр активлык күрсәтә
Балтач районында тавыш бирүдә өлкәннәр активлык күрсәтә

Иске Яхшый 6 сентябрь - "Балтач таннары". Иске Яхшый авылыннан өлкән яшьтәге ике ахирәт: Нәҗибә Заерова һәм Язилә Митфтахова  иртүк сайлау участогына килеп, Республика Башлыгын сайлауда тавыш бирделәр.

1162 санлы Иске Яхшый сайлау участогында  тавыш бирү дәвам итә.

“Тавыш бирү башлануның беренче минутларыннан ук  сайлаучылар актилык күрсәтә. Өлкән яшьтәгеләрнең активылыгын аеруча үрнәк итеп куярлык,- ди участок сайлау комиссиясе секретаре Зинфира Садретдинова.

Сиксән  яшьтән өлкән ике ахирәт Нәҗибә Заерова һәм Язилә Митфтахованы тирә-якта белмәгән кеше юк.  Йомышлары төшсә, алар беркайчан да автотранспорт, такси көтеп тормыйлар, җәяүләп  район үзәгенә килеп җитәләр. Ә кайтканда, юл уңаеннан тукталып, Дуслык аллеясендәге тренажерларда күнегүләр дә ясап алалар.  

Республика Башлыгын сайлаудан да читтә калмадылар. Иртүк сайлау участогына  килеп, лаеклы кандидат  өчен үз тавышларын бирделәр. Афәрин, Иске Яхшый әбиләре!

 

Автор:
Читайте нас