Барлык яңалыклар
Новости
4 сентябрь 2024, 16:58

“Җиңү барыбер безнең якта булачак!”

СВОда контракт буенча хезмәт иткән “Стрела” позывнойлы Балтач районы егете шулай ди.

“Җиңү барыбер безнең якта булачак!”
“Җиңү барыбер безнең якта булачак!”

Радий Хәбиров:

“Хәзер бөтен ил буенча тиз арада уртак җиңү өчен бөтен җәмгыятебезне берләштерү турында чакыру яңгырый. Башкача барып чыкмаячак!”— диде алтынчы чакырылыш республика Дәүләт Җыелышы — Корылтайның 46 нчы утырышындагы чыгышында.

 

Аның исемен һәм фамилиясен, шулай ук хәрби частьның төгәл урнашуын атамаска булдык. Сугышчыга якынча 30 яшь.

Түбән Карыш авылында гаиләләрендә дүрт бала үскән алар. Тугызынчы сыйныфны тәмамлаганнан соң Иске Балтачтагы һөнәрчелек училищесын тәмамлап, чакыру буенча хәрби хезмәтен уңышлы үти һәм хезмәттән соң контракт төзеп артабангы язмышын Ватан сагына багышлый. Якыннары да бу уен хуплый. Шулай итеп 2018нче елдан башлап контракт буенча хезмәттә райондашыбыз. Сирия җирендәге канлы бәрелешләрдә дә катнаша. Үзен кече яшьтән физик яктан нык, көчле рухлы итеп әзерләүгә күп көч сала. Бу сыйфатлар аңа хәрби хезмәттә дә бик ярдәм итә. Кешеләрне аңлый белгән, үз фикере булган, үзен кулда тота белгән егет кайда булса да сынатмый. Командирлары күрсәтмәләрен төгәл үти, хезмәттәшләре белән дөрес мөгамәләдә эш итә белә. Өлкән сержант “Стрела” инженер гаскәрләрендә хезмәт итә. Кораллы бәрелешләрдә дә сыната торганнардан түгел. 2019нчы елда “Участник специальной военной операции в Сирии” медале, шул ук елда “Центр примерения враждующих сторон” медале белән бүләкләнә. 2021нче елда сугышчан наградаларына “Отличник сухопутных войск” медале өстәлә. Аның күкрәген шулай ук “За отличия” билгесе, “За отвагу”, “За боевые отличия”, “Участник СВО” медальләре бизи. 

Өлкән сержант “Стрела” материаль-техник  тәэмин итү батальонында хезмәт итә. Куәтле КамАЗ автомашинасы базасындагы махсус техниканы хезмәтләндерә. Изюм шәһәрендә дошман утка тотканда биш көн эчендә күпер төзелешендә үз өлешен кертә.

Соңгы айларда алгы сызыкта сафтан чыккан хәрби техниканы ремонтка алып чыга, солдатларны сугыш кирәк-яраклары белән тәэмин итә. 10нчы август көнне Курск юнәлешендәге хәрби операция барышында яралана. Тәненә снаряд ярчыклары эләккән якташыбыз, бронялы “Тигр” машинасы ярдәмендә тәүдә шәһәр хастаханәсенә чыгарыла. Аннары Санкт – Петребургтагы хәрби госпитальгә китерелә. Операцияләр үтә. Беләгенә, кабыргасына эләккән ярчыкларны алдыра. Күкрәк куышлыгындагы ярчыкны хирурглар ала алмыйлар.  Әлеге вакытта туган авылында кыска вакытлы ялда. Тиздән янә алгы сызыкка юлланачак “Стрела”.

—Контракт срогым тәмамланган иде. Мин аны янә озайттым, — ди кыю йөрәкле райондашыбыз.

    Редакциядә очрашу мәлендә без яугирдән фронттагы хәлләр турында да сораштык.

—Алгы сызыкта безнең солдатлар арасында бердәмлек, дуслык көчле. Нинди генә хәлдә дә бер-беребезгә ярдәм итәргә тырышабыз. Башкортстан, Татарстан егетләре белән бергәбез. Башка төбәкләрдән дә кыю егетләр, арада чын патриотлар бар. Сугыш кирәк-яраклары белән тәэмин ителеш әйбәт. Коры ризыклар бар. Алгы сызыкта булу кешене чыныктыра. Без төрле хәлдән чыгу юлларын табарга өйрәндек. Урындлагы халык арасында да ярдәмчел рус милләт вәкилләре очрый.

— Тылда маскировкалау челтәрләре үрелә (үрәбез). Алар хәвефсезлекне ни дәрәҗәдә тәэмин итә?

—Ул челтәрләрнең ярдәме зур. Бик нык игътибар белән карасаң гына аның астына яшерелгән хәрби техниканы аерырга була. Ә югары тизлектә очкан пилотсыз очу җайланмасы аны сизми дә үтеп китә. Шул сәбәпле бик күп гомерләр сакланып калган һәм каладыр дип әйтә алам. Алар фронтта бик кирәк. Аларны үрүдә катнашкан якташларга, ватандашларга бик зур рәхмәт.

—Гуманитар ярдәм солдатларга килеп җитәме?

— Фронт киң. Балтач районыннан җибәрелгән ярдәм килгән, аны кабул иткән ир-егетләр бик рәхмәтле.

—Танышларыгыз арасында контракт төзергә теләүчеләр бармы?

—Әйе. Танышларым шалтыратып сорашалар, киңәшләшәләр. Барырга иде, диючеләр дә бар. Барырга карар иткәнсең икән, үзеңне бик нык әзерләргә кирәк. Физик яктан да, рухи яктан да ныклык, саулык мөмкинлекләре кирәк.

—Тылдагылар кич утырып хәвефсезлек челтәрләре үргәндә дә, солдатларга консервлар әзерләгәндә, җылы оеклар бәйләгәндә дә газиз улларыбыз, ир-егетләребез тизрәк исән-имин хәлдә җиңү белән әйләнеп кайтсыннар иде дип тели...

—Җиңүгә өмет яшәтә безне дә. Җиңү барыбер безнең якта булачак! Тылдагылар алгы сызыктагыларга хәвефсезлекләр, иминлекләр теләп догада торсыннар. Чөнки алгы сызыкта һәр һөҗүм — лотерея кебек, бәхет елмайса — исән каласың. Монда эш психологик әзерлектә генә дә түгел, ә кешенең характерында һәм аның стресска чыдамлыгында да.

 2022—2023нче елларда контракт буенча СВО да хәрби хезмәттә булган, хәрби хәрәкәтләр ветераны Әлтаф Галиев сөйли:

—Безнең районнан күп ир-егетләр бүген СВО зонасында алгы сызыкта хәрби хезмәттәләр. Аларның сафлары тулыланып тора. Батыр якташларыбыз белән горурланабыз, үзләрен сакласыннар, дибез һәм барысы да исән-сау хәлдә җиңү белән кайтсыннар. Радий Фәрит улы да Миңнегали Шәйморатов исемендәге Башкорт батальоны сугышчылары белән очрашудагы чыгышында бу хакта бик дөрес фикер әйтте: “Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребез белән горурланабыз һәм алар өчен бик борчылабыз. Сезне чиксез хөрмәт итәбез һәм без сезгә рәхмәтле, туганнар”.

Русия Оборона министрлыгы белән контракт төзергә теләгән Башкортстанда яшәүчеләр үзләрен кызыксындырган сорауларны 122 яки (347) 218-19-19 номеры буенча, шулай ук «Минем документлар» МФЦ офисларында бирә алалар. Сайлап алу пунктының номеры (347) 248-29-31.

Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: