Радий Фәрит улы Хәбиров:
Кадрлар мәсьәләсе – үзәктә. Республикада тармакка кадрлар җәлеп итү буенча җитди программалар эшли. “Авыл табибы”, “Авыл фельдшеры”, “Дефицит белгечлекләр” кебек проектлар 296 хезмәткәргә 2023 елда компенсация түләүләре алырга мөмкинлек бирде.
Сер түгел, медицина тармагында кадрлар җитешмәү безнең районга гына кагылмый. Ак халатлыларны районга җәлеп итү йөзеннән төрле дәртләндерү чаралары күрелә. Быел Мишәр, Иске Янбай, Түбән Сикияз авылларында яшь белгечләр хезмәт юлын башлады. „Авыл фельдшеры” программасы чикләрендә акчалата түләүләр бирелүе моңа этәргеч бирә. Агымдагы елда Тучыбай авылы фельдшеры Ирина Ладыгина акчалата ярдәм алуга иреште. Яңа Ямурза авылына яшь белгеч — фельдшер Алексей Айдимировның эшкә кайтуы турында язган идек. Шушы көннәрдә ул да „Земство фельдшеры” программасы кысаларында 750 мең сум акча алуга иреште.
Алексей Айдимиров Яңа Ямурза авылы егете. Урта белем алганнан соң, Бөре шәһәрендәге медицина-фармацевтик колледжында укып һөнәр үзләштерә. Дәвалау факультетын уңышлы тәмамлый.
Хезмәт юлын Екатернибург шәһәрендә ашыгыч ярдәм машинасында фельдшер булып башлый. Дистә еллар эчендә нинди очракларны күрергә туры килми аңа. Авыр чакларда да үзе сайлаган юлдан тайпылмый.
Гаилә коргач туган якларына кайтырга карар итә. Быелгы елдан ул туган авылы — Яңа Ямурзада фельдшер булып эшли. Кыска гына вакыт эчендә авылдашлары алдында үзен компетентлы белгеч итеп таныта. Бүген аның карамагында 262 кеше. Унсигез яшькә кадәргеләр саны 43. Югары кан басымы, йөрәк-кан тамырлары белән авыручылар саны шактый икән. Онкология белән авыручылар да бар. Участокта инвалидлар да һәрвакыт күзәтү астында. Кайчан чакырсалар да шунда ук ул авырулары янына ашыга.
Алексей Айдимиров яшь белгеч буларак , „Земство фельдшеры” программасы буенча 750 мең сум күләмендә акчалата ярдәм алды. Матди ярдәм ак халатлыга тагын да дәртләнебрәк эшләргә этәргеч бирсен.
Башкортстан Республикасының атказанган табибы Резеда Садртдинова:
—Яшьләр өчен мондый программаларның эшләве зур ярдәм. Хуплап каршы алам. Элек андый әйберләр юк иде. Фельдшерларга мондый караш аеруча кирәк, чөнки алар халыкка беренче ярдәмне күрсәтә. Яшьләрне хәстәрләү, материаль яктан дәртләндерү авыллардагы кадрларга кытлыкны да киметәчәк.