"Температура төшми, ашамаган дару, эчмәгән нәрсә калмады. Көне буе өйдә бүген. Эш муеннан, – дип яза Илсөя Бәдретдинова социаль челтәрләрдә. – Ничек кенә банально булмасын, иң мөһиме – сәламәтлек. Күп кеше чирли икән. Нәрсә бу? Нинди әкрен генә килеп, аяктан ега торган вирус бу? Языгыз әле, ниләр эчәсез, нәрсәләр ашыйсыз?" – дип киңәш тә сораган җырчы дусларыннан.
«Ял һәм тынычлык булса, организм үзе көрәшә. Витамин С, Д ярдәм итә. Берүк терелегез, сез халыкка кирәк, сәламәт булыгыз»;
«Сарымсак, суган, петрушка, укроп, алма, борыч, помидор, кура җиләге һәм карлыган. Бакчада үсә торган бөтен җиләк-җимеш һәм яшелчә – витаминнар»;
"Мин дә шулай чирлим. Температура төшми интектерә", - дигән коммертарийлар калдырганнар аңа.