Новости
2 сентябрь 2024, 06:28

“Кәрвансарай” Балтачта булып китте

1 сентябрь кичендә “Кәрвансарай” эстрада-фольклор  төркеме балтачлыларга җырлы ял сәгатьләре бүләк итте   

Иске Балтач. 2 сентябрь - "Балтач таннары". 1 сентябрь кичендә “Кәрвансарай” эстрада-фольклор  төркеме балтачлыларга җырлы ял сәгатьләре бүләк итте.

Ачык һава астында ике сәгатьтән артык дәвам иткән концерт  чын мәгънәсендә дискотекага әверелде. Чөнки күпләр җырчыларга кушылып биеде.  Сәхнәдән    инде билгеле җырлар белән беррәттән,  яңа җырлар да яңгырады. Рәсүл Карабулатовтан тыш, төркем элекке составында чыгыш ясады.   

Төркем 34 ел сәхнәдә. Аның туган көне  булып1990 елның 6 март көне исәпләнә – ул көнне беренче тапкыр Ф.И. Шаляпин исемендәге сәнгать институты сәхнәсендә яшь музыкантлар коллективы курай, кубыз һәм думбырада заманча эстрада уен кораллары белән янәшә уйнап, халык көйләрен яңгыраталар.

"Музыкантларыбыз алышынып торды, ләкин төркемнең төп өлеше бүгенге көндә дә үзгәрешсез кала. Үз концертларыбызны без традицион рәвештә тамашачылар белән тыгыз элемтәдә, күңелле атмосферада уздырырга тырышабыз", - диде  Башкортстанның  халык артисты Әмир Тойгынов.

Балтачта дә нәкъ    шулай булды.

Автор:
Читайте нас