Новости
2 сентябрь 2024, 10:20

Бай тарихыбызны саклап...

2024нче елда Русия Президенты Владимир Путин инициативасы белән булдырылган Мәдәни инициативалар фондының икенче грант конкурсында балалар иҗаты үзәге хезмәткәре Илүзә Нәбиева җитәкчелегендәге “Балтач энҗеләре” коммерцияле булмаган автоном оешмасы районда Себер тракты музеен булдыру проекты белән җиңү яулады.

Бай тарихыбызны саклап...Бай тарихыбызны саклап...
Бай тарихыбызны саклап...

2024нче елда Русия Президенты Владимир Путин инициативасы белән булдырылган Мәдәни инициативалар фондының икенче грант конкурсында балалар иҗаты үзәге хезмәткәре Илүзә Нәбиева җитәкчелегендәге “Балтач энҗеләре” коммерцияле булмаган автоном оешмасы районда Себер тракты музеен булдыру проекты белән җиңү яулады.

Грантлар фонды эшчәнлегенең төп максаты—инновацион һәм хәйрия проектларына финанс ярдәме аша җәмгыять үсешен стимуллаштыру. Башкортстан бүленгән грантлар саны буенча илдә алдынгы урынны били. 2021нче елдан Фонд Русия субъектларында коммерциягә карамаган оешмаларга ярдәм итү буенча төбәк конкурсларын финанслашуга Русия Президенты грантларын бирү конкурсында актив катнаша. Конкурс нәтиҗәләре буенча, 2021нче елда Русиянең барлык субъектлары арасында финанслауның максималь күләме алынган, бу—74 850 668 сум. 2022нче елда финанслау 101 469 254 сум тәшкил иткән, былтыр һәм быел Башкортстан янә лидерлык позицияләрен алды. Дүрт елда Фонд федераль бюджеттан 364 миллион сумнан артык акча җәлеп иткән.

Радий Фәрит улы Хәбиров:

—Бездә грант ярдәме системасы яхшы төзелгән. Соңгы биш елда гына гражданнар җәмгыяте институтлары 1,5 миллиард сумга шундый ярдәм алды. Безнең коммерциягә карамаган сектор Башкортстан Башлыгының грантлар фонды һәм Президент грантлары фонды конкурсларында актив катнаша, - диде грантлар өлкәсенең ныклы үсештә булуын ассызыклап.

Музейны булдыру максаты белән проект активистлары Удмуртия Республикасының Дебесск районындагы Себер тракты музеенда булдылар. Ул Ижау шәһәреннән 150 километр ераклыкта урнашкан. Мондый масштаблы мәдәни объектта булу балтачлыларга яңа идеяләр белән илһамланырга ярдәм итә, эш планын дөрес итеп төзүгә этәрә. Проект командасы һәм Дебесстагы музей коллективы элемтәләр белән алмашып, алга таба да аралашуны һәм хезмәттәшлекне дәвам итәргә килешәләр.

Әлеге вакытта проектны гамәлгә ашыру эше тулы көченә дәвам итә. Күптән түгел генә музейны оештыру мәсьәләләрен хәл итү һәм алда торган чаралар планнары турында мәгълүмат бирү максатында район Хакимияте, авыл Советы депутатлары, район мәгариф бүлеге вәкилләре һәм актив авыл халкы катнашлыгында киң колачлы киңәшмә үтте.

Чара барышында район Хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр һәм кадрлар белән эшләү буенча урынбасары Инзилә Гасыймҗанова, район мәгариф бүлеге начальнигы Гөлнара Шәймөхәмәтова команданың проекттагы эшен югары бәһалап, аны уңышлы гамәлгә ашыруларын теләделәр.

 “Себер тракты музеен булдыру” проекты җитәкчесе Илүзә Нәбиева:

—Мондый грантлар булдырган республика, ил Хакимиятенә рәхмәт әйтәсем килә. Менә безгә дә грант җиңүчеләре исемлегенә эләгү бәхете тиде. Аның ярдәмендә без музей булдырачакбыз.  Барыбызга да билгеле, тарих киләчәк буын хәтерендә калсын өчен, аны өйрәнү,  мәгълүматларны туплау һәм саклау сорала.  Ә музей әлеге тарихны барлый һәм саклый да. “Музей – үткәнне яктыртучы”, дип юкка гына әйтелми бит халык телендә. Безнең Балтач районының тарихы бай. Аның үткәне, бүгенгесе һәм якты киләчәге бар. Әнә шул үткәнне өйрәнеп, яшь буынга тапшыру максатыннан Себер тракты музеен булдыру фикере туды,диде әлеге проектның мөһимлеген ассызыклап.

Бай тарихыбызны саклап...
Бай тарихыбызны саклап...
Бай тарихыбызны саклап...
Бай тарихыбызны саклап...
Бай тарихыбызны саклап...
Автор:
Читайте нас