Дәүләкән. 28 авгут - "Балтач таннары". Асылыкүлдә диңгезләрдә генә очрый торган энә-балык тотканнар.
Асылыкүл фаунасы байый. «Аслы күл» табигый паркы башлыгы Гүзәл Гыйльманова күлдә тотылган энә-балык сурәтен социаль челтәрләрдә күрсәткән.
Биологлар фикеренчә, балык күлгә 40 ел элек, сиг һәм рипус балыклары җибәрелгән вакытта килеп кергән булырга мөмкин. Ул балыкларны Иделдән китҗереп җибәргән булганнар.
Энә-балык кеше өчен зарарсыз, ул сулык түбендә планктон белән туклана һәм еш кына чуртан, алабуга табышы була.
Бу төр балык Кара һәм Азов диңгезләре яр буйларында, шулай ук Көнбатыш Европа һәм Балтыйк диңгезендә таралган
Озын борынлы балыкның озынлыгы 37 сантиметга кадәр җитә һәм балыкчылар өчен кызыксыну тудырмый, чөнки ул кармакка капмый.