Новости
29 август 2024, 11:51

Балтачта юл кагыйдәләрен белгән гаилә кем ул?

Бүген, 29 август көнне, район мәдәният сарае каршындагы мәйданчыкта төрле мәктәпләрдән тәкъдим ителгән 12 гаилә юл йөрү кагыйдәләрен белүдә үзләрен сынады.

Балтачта юл кагыйдәләрен белгән гаилә кем ул?Балтачта юл кагыйдәләрен белгән гаилә кем ул?
Балтачта юл кагыйдәләрен белгән гаилә кем ул?

Бүген, 29 август көнне, район мәдәният сарае каршындагы мәйданчыкта төрле мәктәпләрдән тәкъдим ителгән 12 гаилә юл йөрү кагыйдәләрен белүдә үзләрен сынады. Бәйге „Хәвефсез гаилә стартлары”  Бөтенрусия проекты чикләрендәге юл йөрү кагыйдәләрен белү буенча республика гаилә конкурсы чикләрендә үтте.  Чираттагы ярыш Гаилә елына багышлап оештырылды.

Без юлдан җәяүләп тә, машинага утырып, велосипед белән дә хәрәкәт итәбез. Без көн саен юлдабыз. Ә ул юлларны хәвеф-хәтәрсез үтү тормышыбызның иминлеген тәэмин итә. Кечкенәдән юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәүнең мөһимлеген аңлату, аларны әти-әниләр белән бергә өйрәнү, белгәннәрне тагын да арттыру белән отышлы булды әлеге чара. Бәйгедә катнашырга килгәннәрне район мәгариф бүлегенең  баш белгече Ифира Зыятдинова сәламләде. „Әти-әниләрегез белән бергә ярышкан мәлегезне, яңалык ачкан вакытның кадерен белегез,”— диде ул. ЮХХДИ бүлекчәсенең хәвефсезлек пропагандасы буенча инспектор Галия Хәтмуллина ел саен балалар катнашлыгында юл-транспорт фаҗигаләренең артуын әйтте. Кечкенәдән юлда үз-үзеңне әдәпле тоту культурасы булырга кирәклеген ассызыклады.

Гаиләләр иң тәүдә үзләре белән таныштырдылар.  Юл йөрү кагыйдәләре буенча һәм беренче медицина ярдәме күрсәтү буенча белемнәрен тикшерделәр. Укучылар юл билгеләрен яхшы белгәннәрен күрсәттеләр.  Велосипедта йөргәндә җитезлек, идарә итү осталыклары тикшерелде. Унике гаиләнең барысы да  ярышка зур әзерлек белән килгән иде, көярмәннәр төркеме дә җиңүгә этәргеч биреп торды.  

 Ярышлар кызу барды. Түбән Иванай урта мәктәбеннән Беляевлар гаиләсе иң күп балл җыеп, җиңү яулады. Надежда һәм Рудислав Беляевлар, аларның уллары Артемий муниципаль этапның җиңүчесе  буларак Нефтекама шәһәрендә район данын яклап чыгыш ясаячаклар.

 Югары Карыш урта мәктәбеннән Хаҗимуллиннар гаиләсе икенче урынга  лаек булды. Иске Балтач 2нче урта мәктәбенең данын яклап чыгыш ясаган  Әхкамовлар гаиләсе өченче урынга чыкты.

Иске Балтач 1 нче урта мәктәбенең данын яклап чыгыш ясаган Гилимхановлар,  Түбән Сикияздан Нуховлар, Сәйтәктән Рәхмәтуллиннар,  Шәвъядыдан Шәйнуровлар, Иске Уразайдан Зариповлар,  Штәндедән  Ибатуллиннар, Иске Тимкәдән Арслановлар, Тучыбайдан Нигамәевлар, „Көньяк” микрорайонның башлангыч мәктәбеннән  Имамовлар гаиләләре бәйгедә катнашкан өчен Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр. Җиңүчеләр район Хакимиятенең эшләр башкаручысы Эльмар Глимҗанов кулыннан грамотлар алды.

Бәйгенең спонсоры — „Агропродукт” җәмгыяте директоры Марат Хәйруллин. Ярышта катнашучы гаиләләргә тәмлекәчләр өләштеләр.

Автор:Рифина Нигамаева
Читайте нас