Радий Фәрит улы Хәбиров:
Башкортстан — Идел буе федераль округында күп балалы гаиләләр саны буенча лидер. Ә Русия буенча безнең республика җиденче урында тора. Соңгы ун ел эчендә күп балалы гаиләләр саны 59 меңнән артып киткән. 230 мең гаилә төрле льготалар белән файдалана. Туу һәм бала тәрбияләү буенча айлык пособиеләр өчен быел 25 миллиард сум акча бүленде.
Балтач районында күп балалы гаиләләр саны 389га тиң. 299 гаиләдә — өчешәр, 60 гаиләдә дүртешәр бала тәрбияләнә. Утыз гаиләдә биш һәм аннан да күбрәк бала үстерәләр. Күп балалы гаиләләр җитәкчеләрнең игътибар үзәгендәләр.
„Ата даны” медале күп балалы, ул һәм кызлары спортта һәм укуда яхшы күрсәткечләргә ирешкән әтиләргә бирелә. Безнең респуликада шушы медаль үрнәкле әтиләргә биш ел рәттән тапшырыла.
Райондашыбыз Радик Данис улы тормыш иптәше Оксана Рәис кызы белән 2006нчы елда гаилә корганнар. Гариповлар үзләренең өч балалары янына ике баланы кабул итеп үз канатлары астына алганнар.
Өлкәннәре Вадим агымдагы елда ура мәктәпне тәмамлады. Ул Русия Гадәттән тыш хәлләр янгынга каршы хезмәт Урал дәүләт институтына укырга кергән. Радим бары тик „5”ле билгеләренә укый, ул 9нчы сыйныфка бара. Уллары икесе дә каратэ белән шөгыльләнә. Әнвәр 6нчы сыйныф укучысы.Ул интеллектуаль бәйгеләрдә җиңү яулый. География, тарих белән кызыксына. Китаплар укырга ярата. Нэлли 5нче сыйныфка бара. Биология фәнен ярата. Гуманитар фәннәргә тартыла. Әкиятләрне күп укый. Элина 4нче сыйныфка керә. Ул гимнастика белән шөгыльләнә.
Гаилә башлыгы Радик Данис улы — полиция хезмәткәре. Аның вакыты бик тыгыз булуга карамастан буш вакытларында балалар белән балыкка йөри, шахмат, шашкалар уйный. Спорт белән шөгыльләнергә, физик яктан нык, чыдам булырга өнди, эш сөяргә өйрәтеп үстерәләр. Әйткәнсең икән— сүзеңдә тор, дигән әйтемгә буйсынырга чакыра. Әниләре Оксана Рәис кызы Көньяк микрорайонындагы башлангыч мәктәптә укытучы булып эшли. Актив кеше буларак ул күпләргә таныш.
Быел республика конкурсында катнашырга 58 районнан 319 әти теләк белдергән булган. Күрүебезчә, югары наградага дәгъва итүчеләр саны шактый.
21 август көнне Уфа шәһәрендә 52 әтигә „Ата даны” медале тапшырылды. Җәмагать наградасына лаек булучыларның иң яшенә —36, иң өлкәненә 89 яшь булды. Башкортстан республикасы Җәмәгать палатасы булдырган махсус проектта катнашучылар саны елдан –ел арта. Гаилә елында мондый югары бүләккә ия булучылар арасында райондашыбызның да булуы балтачлылар өчен дә горурлык.
—Соңгы елда безнең респуликада күп балалы гаиләләргә игътибар тагын да ныгая. Әтиләргә хөрмәт арта. Бу инде ныклы гаиләләр күбәя дигән сүз. Демографик хәл дә яхшырачак , —диде БР Җәмәгать палатасы рәисе Данияр Абдрахманов.
Чараның икенче өлешендә „ Авангард” хәрби-патриотик лагерьда уза. „Ата даны” медале белән бүләкләнүчеләр Радий Фәрит улы Хәбиров белән очрашалар. Түгәрәк өстәл артында сәгать ярым эчендә гаилә кыйммәтләре, гаиләдә әтиләрнең роле хакында фикер алыштылар.
― Әти-әни булу җир йөзендә иң зур бәхет һәм зур җаваплылык. Тату, бердәм, тату гаиләләр —безнең төп байлыгыбыз. Күп балалы гаиләләр хакында аеруча зур хәстәрлек күрелә, ―дигән фикерен җиткерә Радий Хәбиров.
Башкортстан Республикасының атказанган табибы Резеда Садртдинова:
― Минем участогымда күп балалы гаиләләр байтак. Аларның күбесе өлгелеләр. Хәйдәршиннарны гына алыйк. Балалары сәләтле, уңганнар, кечкенәдән эшкә өйрәнеп үсәләр. Тырышлар, акыллылар. Гаиләләр арасында да төрлеләре очрый. Хәзер балалар үстерү өчен барлык шартлар булдырылган. Гаиләләр пособие ала. Сөт кухнялары эшли.
Балалар тәрбияләүдә аталарның роле югары бәһалануы үзе зур ачыш. Чын әтиләр улларына үрнәк, кызларына могҗизадар тудыручы тылсымчы ул. Балаңны белгәннәреңне өйрәтү, барысын да аңлату, саклау, яклау — әти кешенең төп бурычы. Райондашыбызны югары наградага лаек булуы белән котлыйбыз.
Рифина НИГАМӘЕВА.