Адәм баласының чирдән сихәтләнүе тулысынча Аллаһ карамагында:
әгәр Аллаһы Тәгалә теләмәсә, насыйп итмәсә, табиблар да, кыйммәтле дарулар да булышмаячак. Димәк, дәвалану уңышлы, нәтиҗәле булсын өчен шифаны иң элек Аллаһтан сорарга кирәк.
Шулай итеп, ихлас дога ул – барлык авырулардан дәвалануның мөһим сәбәбедер. Ни өчен? Чөнки барлык авыруларны да, аларның шифасын да Аллаһ бар кылган, һәм теләсә, Ул һәрбер авыруның шифасын бирә ала. Моны ихлас күңелдән сорау ул - безнең гыйбадәтебез дә, олы өметебез дә. Кылган догаларыбыз кабул гына булсын!
АЛЛАҺҺЫМ! БИРГӘНЕҢӘ МЕҢ ШӨКЕР