Новости
23 август 2024, 10:18

Иске Балтачта тагын бер чатлыкта светофор утлары кабынды

Иске Балтачның Үзәк һәм Совет урамнары кисешкән чатлыкта хәзер юл хәрәкәтен светофор көйли

Иске Балтачта тагын бер чатлыкта светофор утлары кабындыИске Балтачта тагын бер чатлыкта светофор утлары кабынды
Иске Балтачта тагын бер чатлыкта светофор утлары кабынды

Иске Балтач. 23 август - "Балтач таннары". Иске Балтачның Үзәк һәм Совет урамнары кисешкән чатлыкта хәзер юл хәрәкәтен светофор көйли

 Иске Балтачта өченче ноктада светофор барлыкка килде.  Хәзер Үзәк һәм Совет урамнары кисешкән чатлыкта да юл хәрәкәтен светофор көйли. Эшкә кушылгач та, ул берничә көн дәвамында, тест, ягъни сары уты кабынып сүнү (күз кысу)  режимында эшли.  Инде светофор тулы   режимда эшләүгә күчерелде.  Ләкин балтачлылар цивилизациягә күнегеп бетә алмый әле. Бигрәк тә, җәяүлеләр.  Чатлык буш икән, кызыл ут янганда да юлларын дәвам итәләр.

Бу чатлыкта светофор күптән кирәк иде. Чөнки ул автотранспорт хәрәкәте югары интенсивлыктагы төбәк. Шимбә көннәрендлә, бигрәк тә.

Иске Балтачта беренче светофор 2017 елның ноябрендә эшкә кушылган иде.  

Автор:
Читайте нас