Инҗәр. 23 август - "Балтач таннары". Балтачлылар эш буенча сәфәрдә булганда республика киңлекләрендә аю күргәннәр.
Балтачлылар эш буенча сәфәрдә булганда республика табигате киңлекләрендә аюлар йөргәнен видеога төшереп алганнар.
Кадрларда таулы урман аланы. Анда өч аю күренә. Берсе җирдә казына. Икесе аңа табан киләләр. Бер аю шактый зуррак. Күрәсең, ана аюдыр. Ерткычлар юлдагы автотранспорт тавышыннан да курыкмый. Әлеге видео мессенджерларда да әйләнеш ала.
Видео авторы әйтүенчә, бу мизгел Белорет районы Инҗәр поселогы янында, Ассы чатлыгыннан Уфага табан тюбәктәге юл буенда туктатылган.
❗ 🐻 Көз айларында аюлар белән очрашу куркыныч. Җәй көннәрендә алар рационын күпчелек үсемлек төрендәге азыклар тәшкил итсә, көзгә табан ерткычлар аксымлы азыкларга тартыла. Урма киңлекләренә барганда сак булу кирәк. Иң ышанычлысы – урманда тавыш чыгарып йөрергә кирәк.