Новости
21 август 2024, 16:09

Әзерлек эшләре кайный

Бүген "Яшь барабанчылар" отрядында катнашучылар Наталья Амуляева ательесында булдылар һәм булачак костюм эскизлары белән таныштылар.  

Әзерлек эшләре кайныйӘзерлек эшләре кайный
Әзерлек эшләре кайный

Бүген "Яшь барабанчылар" отрядында катнашучылар Наталья Амуляева ательесында булдылар һәм булачак костюм эскизлары белән таныштылар.  

Махсус костюм биек баш киеменнән - кивердан, киң итәктән, жилет - кительдән һәм уңайлы аяк киеменнән - итек-ботфордлардан торачак.

Барабанчы кызлар тиздән безне яңа һәм чагу костюмнарда онытылмас чыгышлары белән куандырыр, дигән өметтә калабыз. Аларның чыгышлары төрле парадлар, хәрби-патриотик юнәлештәге фестивальләр үткәргәндә күп кенә район һәм республика чараларының бизәге булуына шик юк.

Исегезгә төшерәбез, 2024нче елда Русия Президенты Владимир Путин инициативасы белән булдырылган Мәдәни инициативалар фондының икенче грант конкурсында Иске Балтач 1нче урта мәктәбе “Яшь барабанчылар” проекты белән җиңү яулады. Биредәге проектны тормышка ашыруга 753 166, 00 сум акча бүленгән.
Аның ярдәмендә Иске Балтач 1нче урта мәктәбе базасында 12-16 яшьлек кызлардан торган уникаль “Яшь барабанчылар” отряды барлыкка килде, алар мәктәп һәм районның барлык патриотик чараларында актив катнашачак. Әлеге отрядны булдыру турында карар мәктәп укучыларының үзләренең инициативасы буенча кабул ителгән. Проект җитәкчесе – өстәмә белем бирү педагогы Гөлназ Кашанова.
"Яшь барабанчылар" мәктәп отрядын булдыру" проектын гамәлгә ашыру кысаларында 70кә якын укучы кызлар арасыннан яшь барабанчылар сайлап алынды. Бу җаваплы эш компетентлы жюри тарафыннан үткәрелде, аның составына проект җитәкчесе, өстәмә белем бирү педагогы Гөлназ Кашанова, район мәдәният сарае хезмәткәре Гөлназ Галләмова, музыка кораллары бүлеге укытучысы Илшат Нуркаев, "Скул - ТВ" мәктәп телевидениесе җитәкчесе Альбина Гыйльметдинова керде.
Сайлап алу нәтиҗәләре буенча отрядның төп составына – 24, резервка тагын 10 кыз кергән.
Бүгенге көндә яшь барабанчылар отрядына катнашучыларны сайлап алу төгәлләнгән. 24 яңа барабаннар сатып алынган һәм беренче чыгышларга әзерлекләр башланган - строй адымнары һәм хореография буенча – Гөлназ Галләмова, ә барабанда уйнарга кызларны Илшат Нуркаев өйрәтә. Яшь барабанчылар 2 сәгать дәвамында атнасына биш тапкыр шөгыльләнәләр.

Әзерлек эшләре кайный
Әзерлек эшләре кайный
Әзерлек эшләре кайный
Әзерлек эшләре кайный
Әзерлек эшләре кайный
Әзерлек эшләре кайный
Автор:
Читайте нас