Лаеш. 20 август - "Балтач таңнары". Татарстанда, Кама Иделгә койган төбәктә балыкчыга 1,67 метр озынлыкта җәен балыгы капкан.
Татарстанда яшәүче балыкчы 42,7 килограмм авырлыктагы зур җәен тоткан. Үзенең тотымы турында ул "Татмедиа» Телеграм-каналы" белән уртаклашкан.
Татарстан Республикасы Лаеш районы Тәтәй авылы балыкчысы сүзләренә караганда, ул Кама Тамагы янында гигант балык каптыра алган.
Аның озынлыгы 167 сантиметрга җиткән.
КФУ ихтиологы Игорь Галанин эре җәеннәрнең нинди урыннарда яшәве турында белдергән. Аның сүзләренә караганда, андый зурлыктагы җәен балыклары — Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычларында ешрак очрый», гәрчә аларны Иделгә һәм Камага коя торган зур кушылдыкларда да тотарга мөмкин.