Новости
20 август 2024, 05:06

Башкортстанда максатчан программалар авылларда кадрлар мәсьәләсен хәл итә

Балтач районның сәламәтлек саклау системасында барлыгы 276 хезмәткәр эшли. Медицина персоналы сафларына  яшь кадрларны җәлеп итү юнәлешендә актив эш алып барыла

Газим Талипов "Балтач таңнары"  Карыш врач амбулаториясе участок терапевты  Алсу Маликова 2019 елда т уган районына эшкә кайтканГазим Талипов "Балтач таңнары"  Карыш врач амбулаториясе участок терапевты  Алсу Маликова 2019 елда т уган районына эшкә кайткан
Карыш врач амбулаториясе участок терапевты Алсу Маликова 2019 елда т уган районына эшкә кайтканФото:Газим Талипов / "Балтач таңнары"

 Иске Балтач. 20 август - "Балтач таннары". Балтач районның сәламәтлек саклау системасында барлыгы 276 хезмәткәр эшли. Медицина персоналы сафларына  яшь кадрларны җәлеп итү юнәлешендә актив эш алып барыла.

Авыл җирлекләрендә  яшәүче һәм эшләүче дәүләт һәм муниципаль учреждениеләр белгечләренә социаль ярдәм күрсәтү тәртибе турында Башкортстан Республикасы Хөкүмәте карары белән расланган Нигезләмә 2011 елдан башлап  гамәлдә. Ярдәм чаралары педагогик, медицина һәм фармацевтика хезмәткәрләре, мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә эшләүче белгечләр, социаль хезмәткәрләр, шулай ук авыл җирендә яшәүче һәм эшләүче физик культура һәм спорт өлкәсендә эшләүче белгечләр өчен каралган.

Радий Хабиров: “Безнең республикада авыл җирлекләрендә 1,5 миллион кеше яши. Алар Башкортстан үсешендә гаять зур роль уйный, безнең төбәкнең мөһим икътисадый терәге булып тора. Республикада, шул исәптән авылларда да, халыкның уңайлы яхшы яшәве мөһим. Шуңа күрә без планлы рәвештә спорт объектлары, мәдәният йортлары төзибез, җәмәгать урыннарыбулдырабыз...”

Башкортстанда «Земство докторы», «Земство  укытучысы», «Авыл тренеры», «Земство мәдәният хезмәткәре» кебек федераль һәм республика программалары уңышлы эшләп килә. Бу программалар авыл белгечләренә ярдәм итүдә мөһим механизмнарның берсенә әверелде.   Дәүләт ярдәме  яшь белгечләргә туган авылларында эшләргә һәм яраткан эшләре белән шөгыльләнергә  стимул бирә. Сәламәтлек саклау системасын үстерү, медицина ярдәме күрсәтү шартларын яхшырту, яңа методикалар кертү, медицина учреждениеләренә яңа белгечләр җәлеп итү-Башкортстан Республикасында төп эш юнәлешләренең берсе. "Сәламәтлек саклау" милли проекты кысаларында Башкортстанда " Земство  докторы "һәм "Земство фельдшеры" программалары уңышлы тормышка ашырыла.

Алсу Маликова, Карыш врач амбулаториясе участок терапевты: “2019 елда Башкорт дәүләт медицина университеты ординатурасын тәмамладым. Башта ук туган районымда эшләячәкмен дигән максат куйган идем. Якыннарыма, туганнарыма, гомумән райондашларыма медицина ярдәме күрсәтәсем килде”.

Проектлар авыл халкына, бигрәк тә республиканың  төпкелдәге районнарына медицина ярдәме күрсәтүнең сыйфатын яхшыртуга юнәлтелгән. Алар республика авылларына 3000нән артык белгеч җәлеп итәргә мөмкинлек бирде. "Земство  докторы" программасы авыл районнарында эшләргә теләүче табиблар өчен мотивация булып тора. Аның максаты- төпкелдә урнашкан  торак пунктларда табиб кадрларга кытлык мәсьәләсен хәл итү  һәм җирле халык өчен медицина хезмәтләреннән файдалану мөмкинлеген яхшырту.  Программаларның төп бурычлары: халыкка медицина хезмәте күрсәтү системасын камилләштерү, авылга белгечләр җәлеп итү, белгечләрнең торак шартларын яхшырту, авылларда яшәүчеләрне медицина белән тәэмин итү дәрәҗәсен күтәрү, авылда яшәүче кешеләрнең  башлангыч  медицина ярдәменнән файдалана алу мөмкинлеген  арттыру, авыл җирендә эшләргә риза булган белгечләргә социаль ярдәм күрсәтү.

Салават Гыйльметдинов, үзәк район хастаханәсе баш табибы: “Районның сәламәтлек саклау системасында барлыгы 276 хезмәткәр эшли. Медицина персоналы сафларына яшь кадрларны җәлеп итү юнәлешендә актив эш алып барабыз. "Земство докторы", “Земство фельдшеры" программаларына рәхмәтлебез. Быел яшь биш белгеч үзләренең туган районында медицина тармагында эшләргә теләк белдерде. "Земство докторы" программасы буенча эшкә кайткан участок терапевты һәм отоларинголог үзәк район хатаханәсендә эшләрен дәвам итәләр. Шулай ук «Земство фельдшеры» программасы буенча эшкә кайткан өч шәфкать туташы Мишкә, Иске Янбай, Мишәр авыллары фельдшер-акушер пунктларында халыкка медицина ярдәме күрсәтә”.

2022 елда республиканың медицина оешмаларына 3 003 табиб һәм 5735 урта белемле белгеч эшкә урнашты. «Земство докторы» программасы кысаларында 54 табиб 1,5 миллионсум, 37 табиб 1 миллион сум, 30 фельдшер 750 мең сум һәм биш фельдшер 500 мең сум күләмендә  дәүләт ярдәме алган. «Земство фельдшеры» программасы буенча алты фельдшер һәм ике акушерка 500әр мең сум акчага ия булган. 2023 елда Башкортстанда "Земство докторы”рограммасы буенча 81 табиб һәм 48 урта медицина хезмәткәре түләүләр алган. Түләүләрнең гомуми суммасы 144,5 миллион сум тәшкил иткән. «Земство докторы» программасы буенча түләүләрдән тыш, 33 фельдшер (акушерка) 2023 елда «Земство фельдшеры» программасы буенча гомуми суммасы 16,5 миллион сумлык ярдәм алган. 2024 елда республиканың 129 медицина хезмәткәре 144,5 миллион сумлык ярдәм алачак. Түләүләрне "Земсство докторы" һәм "Земство фельдшеры" программалары буенча 33 табиб һәм 46 фельдшерга (акушерка)  каралган.

Автор:
Читайте нас