Новости
20 август 2024, 05:50

Балтачта халык иҗаты яши

Иске Балтач авылыннан Хәтирә әби Сафинаның шигырьләрен Зилә Сәлим кызы Нуртдинова язып алган булган. Безгә редакциягә аларны Зилә апаның улы Радик Нуртдинов китерде.

Балтачта халык иҗаты яшиБалтачта халык иҗаты яши
Балтачта халык иҗаты яши

Безнең халык элек-электән кичерешләрен көйгә салып такмаклар, бәетләр, мөнәҗәтләр әйткән. Еллар дәвамында халык иҗатының бу төре үсешкән һәм ул безнең көннәргә кадәр килеп җиткән. Инде арабызда булмаган иске балтачлы Хәтирә әби Сафинаның такмаклары да бу сәнгатькә сакчыл караган, аны күз карасы кебек саклаган райондашларыбыз аркасында югалмаган.

Сөекле ирен сугышка озатканда аның башкарган такмагын хәтеренә уеп калдырган, хәләлен көтеп алалмаса да, мәхәббәтенә тугрылык саклаган әбиләребезнең көчле рухы соклану уята.

Бүген Хәтирә әби Сафинаның такмакларын сезгә дә тәкъдим итәбез.   

 

Француз яулык уртасында

Матур була парчасы.

Мине күреп сораганнар

Бәхил булсын барчасы.

 

Көннәр ямансу булса да,

Үксеп еларлык түгел.

 Сорамаң, дуслар, хәлемне,

Хәлем сөйләрлек түгел.

 

Агыйделнең агуына

Комнар таш була инде.

Яшьли сөйгән ярларыма

Кемнәр баш була инде. (Хәмәттин җыры. Киткәндә җырлады).

 

Ике каен тиң икән,

Яфраклары киң икән.

Җыен туган арасында

Бәхетсезе мин икән.

 

Өстәлләрдә калын көзге

Матур күрсәтә йөзне.

Сез безне сагынмыйсыздыр,

Бер сагынабыз сезне.

 

Биек тауның башларында

Күгәрчен көтүләре.

Кыска төннәр үтеп китә,

Авыр көн итүләре.

 

Бакчаларда ике сабый

Алмага үрелмәкче.

Эчкәйләрем дөрләп яна

Сезгә дә күренәме?

 

Ат бәйләдем талларга,

Ат билләре талганга.

Кычкырамын да җырлыймын

Йөрәккәем янганда.

 

Агыйделләрдә пароход,

Пароходны йөртә ход.

Тышларым ялтыраса да,

Эчләремдә яна ут.

 

Дуслар, аша чыгасызмы

Агып торган Димнәрне?

Күрермен димәгән идем

Бу кайгылы көннәрне.

 

Кара бөдрә чәчләреңне

Син тарарсың, мин үрмәм.

Тауга басып тауга менеп

Син карарсың, мин күрмәм.

 

Агыйделнең агуы,

Пароходның баруы.

Җан биргәндә авыр булды

Аерылып калуы.

 

Ач капкаңны, җил керсен,

Җил керсен, кояш төшсен.

Уйланма баш, түкмә күз яшь,

Син күрәсен кем күрсен.

 

Өй артында тал булмаса

Сандугач кунмас иде.

Совет власте булмаса

Безгә көн булмас иде.

 

Биек тауда каен үскән
 Яфраксыз, каерысыз.

Үскәндә дә үсәлмәдем

Хәсерәтсез, кайгысыз.

 

Аклы ситса күлмәк киеп

Керәсең төшләремә.

Зәгафыран сарылары

Чыгардың йөзләремә.

 

Сандугачым, сайра, сайра,

Сайра, үзеңә файда.

Мөмкин булса әйтеп сайра

Минем сөйгәнем кайда.

 

Безнең Танып буйларында

Үскән икән яшел тал.

Яшәсен совет власте,

Мәңге бетмәс, мәңге дан.

 

Олы юлның буйларында

Тезелеп үскән анислар.

Тезелеп үскән анис кебек

Яшәсен коммунистлар.

 

Аккош күрсәң карап кал,

Былбыл күрсәң тотып кал.

Сагынганда бер җырларсың,

Бу җырымны отып ал.

 

Исемнәре, исемнәре,

Исемнәре Фәния.

Гомер итәчәк ярымнан

Аерды Германия.

 

Биек тауның башларына

Утыртканнар гел бодай.

Җырын җырлап куансын дип,

Бәхет бирмәгән Ходай.

 

Шушы истәлекләрне анасы Зилә Сәлим кызының вафатыннан соң да саклаганы, киң катлам халыкка чыгарырга теләп безгә уртаклашканы өчен Радик Нуртдиновка рәхмәт.

Сездә нинди рухи кыйммәтләр саклана? Теләсәгез, уртаклаша аласыз...

Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас