Новости
20 август 2024, 10:23

35 елдан соң сыйныфташлар очрашты

Җәй — очрашуларга,  бәйрәмнәргә, төрле чараларга аеруча бай чор.  Август аенда Иске Балтач урта мәктәбен 35 ел элек тәмамлаган сыйныфташлар очрашты.

35 елдан соң сыйныфташлар очрашты35 елдан соң сыйныфташлар очрашты
35 елдан соң сыйныфташлар очрашты

Мәктәп еллары кеше гомеренең иң гүзәл мизгелләре белән бәйле. Күңелле балачак хәтирәләре  нәкъ шул елларга барып тоташа.Тормышта кем генә булма, нинди генә дәрәҗәләргә ирешмә, сыйныфташлар, белем биргән укытучылар еллар узган саен ныграк сагындыра, юксындыра икән. Дүрт дистә елга якын элек мәктәпне тәмамлаган укучылар фикере бу. Иске Балтач урта мәктәбен 35 ел элек тәмамлаган укучылар да белем учагын,  укытучыларын сагынып кайтканнар иде. Аларның  араларында төрле һөнәр ияләре бар. Югары дәрәҗәләргә ирешкәннәре дә байтак.  Мәсәлән, Гөлнара Кулова һәм Гүзәл Гыйльмуллиналар озак еллар судья вазифасын башкаралар. Элина Вәсилова Башкорт дәүләт университетында студентларга белем бирә. Ринат Аллаяров, Гөлназ Кашанова, Илгиз Солтановлар укытучы һөнәрен сайлаганнар. Роза Сәитова— стоматолог, мәрхүмә, врач Эльвира Хаҗиева да шушы сыйныфта белем алган.  Әлфия Исхакова, Светлана Сәхипова, Лира Әхкәмовалар шәфкать  туташлары булып эшлиләр. Рөстәм Дельмиев, Ильшат Мирһаҗевлар— эшкуарлар. Гүзәл Әүхәтова― бухгалтер,  Айдар Хәмәдуллин озак еллар хокук саклау органнарында эшләп, отставкага чыккан, Рөстәм Шәйнуров, Рифат Зиннуровлар водительләр.  Эльбрус Бәләгытдинов ерак себер тарафларында тракторчы булып эшли.    Ирек Җамалетдинов,  Азамат Садретдиновлар да үз тармакларында югары уңышларга ирешкән кешеләр. Мәктәп, гаилә кыйммәтләрен өйрәтеп үстергәннәре, төпле белем биргәннәре өчен һәммәсе дә укытучыларына чиксез рәхмәтле.         

Иске Балтач урта мәктәбен 1989нчы елда тәмамлаган укучылар да бер-берсе белән элемтәне өзмиләр, араларны суытмыйлар. Бер карасаң шактый вакыт узган, дөнья мәшәкатьләре дә күп. Әмма күрешергә  теләге булган кеше өчен болар киртә түгел икән. Быел алар янә бергә җыелып, белем һәм тәрбия биргән укытучыларына рәхмәт сүзләре җиткерделәр, аларга хөрмәт күрсәттеләр.

Сыйныфларында өч дистәдән артык бала укый. Беренче укытучылары Зоя Әмирҗанова, сыйныф җитәкчеләре Мөслимә Йосыпова, Нәфис Хәйдәровлар мәрхүмнәр инде. Шунлыктан  алар үзләрен укыткан мөгаллимнәрне  очрашуга чакырганнар. Әзерлек төркемендә алар белән шөгыльләнүче Роза Гәрәйшина, укытучылар Гөлфизәлия Хәмәтханова, Рәфинә Шәрифгалиева, Флорида Самигуллина,  Зөбәрҗәт  Хәсәнова, Эрик Исиметовлар чараның хөрмәтле кунаклары булды. Укытучылар элекке укучылары белән аралашып, аларның тормышта үз урыннарын табуларына шатланды.  

 Очрашуга  укучыларның 20дән артыгы килгән иде.  Сыйныфташлары арасында фани дөньянгы калдырып китүчеләр дә байтак. Мәктәптә очрашудан соң, ир- егетләр зиратка барып мәрхүмнәрнең каберләренә чәчәкләр салдылар.

Очрашу кафеда дәвам итте. Сыйныфташлар бер-берсе белән аралашып, хәтирәләрне яңартып, авыр вакытларда  бер-берсенә ярдәмләшергә сүз куешып таралышты. Утыз биш елдан соң  да очрашу аларны мәктәп елларына алып кайтты.

35 елдан соң сыйныфташлар очрашты
35 елдан соң сыйныфташлар очрашты
35 елдан соң сыйныфташлар очрашты
35 елдан соң сыйныфташлар очрашты
35 елдан соң сыйныфташлар очрашты
35 елдан соң сыйныфташлар очрашты
35 елдан соң сыйныфташлар очрашты
Автор:Рифина Нигамаева
Читайте нас