Иске Балтач. 19 август - "Балтач таннары". Иске Балтачта яшәүче бер гаилә үзләренең ихатасы тирәсенә чүп-чар ташлаучыларга борчылу белдерә
Иске Балтачта яшәүче кайберәүләр һаман да калдыклар белән эш итү тәртибенә күнегеп бетә алмый әле. Рәсми мәйданчыклар тирәсендә тәртип. Чөнки төбәк операторы тулы контейнерларны вакытында бушатып тора. Ә теләсә кайда ташланган калдыкларны төбәк операторы җыештырмый. Шуны белә торып, көнкүреш калдыкларын җыю мәйданчыкларын читләп узучылар табылып тора. Андыйлар аулаграк урын табалар да, чүп-чарларын шунда илтеп ташлыйлар. Гадәттә, зуррак үскән агачлар арасы мондый урыннарны үти. Агачлар арасындагы куаклар һәм тимер койма ташланган калдыкларны ышыклый, янәсе. Ышыклыйдыр да ул. Ә якын-тирәдә яшәүчеләр өчен мондый шартлар бер дә уңайлыклар тудырмый бит әле. Чынлап та, борчылырлык. Чөнки агач ботаклары өемнәре астында тычканнар оялый. Азык-төлек калдыклары чит этләрне, песиләрне, ерткыч кошларны җәлеп итә.
Фотога карап, бу урынны танучылар булыр һәм контейнер мәйданчыларын урап узарга күнеккән кешеләр анда башкача калдыкларын ташламаслар, дип уйлыйбыз.