Мата авылыннан 12 ир-егет махсус хәрби операция зонасында катнаша. Кызганычка каршы, бер лачындай егет батырларча һәлак булды.
Әниләр янда булганда җаныбыз тыныч, күкләребез аяз, сулышлар киң. Ә менә бүгенге көндә МХОдагы яугирләрнең әниләре өчен бу хисләр икеләтә күләмдә мөһим. Уллары өчен борчылып, йокланмаган күпме төннәр, сагынулар, моңсу кузләрендәге яшьләренең кипмәве, таң туган саен балалары исәнлеген сорап укыган догалары өчен алларында баш иябез. Бу зур хәрефтән Әниләрне Аллаһы Тәгалә сабырлыктан аермасын, балалары белән куанычлы һәм шатлыклы очрашулар насыйп булсын, без барыбыз да шул теләктә.
Әлеге кичәгә җыелган яугирләребезнең әниләре, туганнары моң-сагышлары белән уртаклашты. Штәнде авыл биләмәсе башлыгы Фәрит Солтанов белән аралашып, үзләрен борчыган сорауларга җаваплар алдылар.
Мондый очрашулар барысы өчен дә бик мөһим һәм киләчәктә дә дәвам итәр. Барыбыз да яугир егетләрнең җиңү белән исән-имин туган нигезләренә әйләнеп кайтуларын көтеп калабыз.