Новости
15 август 2024, 16:35

Гаиләләре белән авариягә эләккәннәр...

Ике кеше үлгән, тагын өч кеше җитди җәрәхәтләр алган. Шуларның берсе – җиде айлык сабый.

Гаиләләре белән авариягә эләккәннәр...Гаиләләре белән авариягә эләккәннәр...
Гаиләләре белән авариягә эләккәннәр...

12нче августта М-7 трассасында Яр Чаллы янында фаҗигале авария теркәлгән. Бу хакта “Башинформ” агентлыгы хәбәр итә.

Чыганактан билгеле булуынча, “Форд” водителе каршы як полосага  чыккан һәм “Ситрак” фурасына белән бәрелешкән. Татарстан Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматлары буенча, җиңел автомобиль водителе руль артында йоклап киткән булырга мөмкин.

Җиңел машинада Башкортстанның Салават районыннан ике гаилә була. Алар Мәскәүдән өйләренә кайтып барган булган. Авариядә Гусевка авылыннан 42 яшьлек Сергей Чертов һәм хатының әнисе Любовь Юдина һәлак булган.

Водительнең хатыны җитди җәрәхәтләр алган, дәваханәгә озатылган. Аларның җиде айлык баласы да җитди зыян күрәгән, әлеге вакытта ул реанимациядә ята. Алда утырган өлкән уллары куркыныч булмаган җәрәхәтләр алган.

Автор:
Читайте нас