Новости
12 август 2024, 10:42

Балтачта сайлаучыларны Адреслы таныштыру үтәчәк

Районның территориаль сайлау комиссиясе рәисе Сергей Алексеевич БИКТУБАЕВ хәбәрчебезгә шул хакта аңлатты.

Балтачта сайлаучыларны Адреслы таныштыру үтәчәкБалтачта сайлаучыларны Адреслы таныштыру үтәчәк
Балтачта сайлаучыларны Адреслы таныштыру үтәчәк

—Быелгы елның 8нче сентябренә билгеләнгән Башкортстан Республикасы Башлыгын сайлауларга әзерләнү чикләрендә республика Үзәк сайлау комиссиясе карары белән сайлауларга әзерләнү һәм бу сәяси чараны үткәрү чорында сайлаучыларны Адреслы таныштыру (хәбәрдар итү) проекты тормышка ашырылачак.

Бу проект районның барлык участок сайлау комиссияләре әгъзаларының (Адреслы таныштыру (хәбәрдар итү) проектында) катнашуын күз уңында тота.

—Сергей Алексеевич, ул проект кайчан үтәчәк?

— Адреслы таныштыру (хәбәрдар итү) проекты 2024 елның 19 августыннан 28нче августына кадәр дәвам итәчәк. Адреслы таныштыру (хәбәрдар итү) проекты барышында барлык участок сайлау комиссияләре әгъзалары сайлаучыларга тавыш бирү көннәре, вакыты, тавыш бирү урыны, шулай ук Башкортстан Республикасы Башлыгын сайлауларда тавыш бирү формалары турында мәгълүматны җиткерәчәкләр, теркәлгән кандидатлар белән таныштырачаклар.

Әлеге вакытта районның территориаль сайлау комиссиясе сайлау комиссияләрендә Адреслы таныштыру (хәбәрдар итү) проектын тормышка ашыру өчен җаваплы кешеләрне билгели, маршрутлар һәм йөрү графикларын раслый.

—Участок сайлау комиссияләре әгъзалары нинди вакытта сайлаучылар арасына чыгачаклар?

—Эш көннәрендә 17.00 сәгатьтән 21.00 сәгатькә, ә ял көннәрендә 12.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр өй һәм фатирлар буйлап йөриячәкләр. Йөргән чакта сайлаучылардан тавыш бирү көнендә ниндидер сәбәпләр белән тавыш бирү бинасында була алмаган сайлаучылардан телдән мөрәҗәгатьләр дә кабул итәчәкләр.

Сайлаучылар участок сайлау комиссияләре әгъзаларының эшенә аңлы карасыннар иде, дигән теләкне дә җиткерәсе килә.

Хәтергә төшереп үтик:

Башкортстан Республикасының Дәүләт Җыелышы — Корылтай Карары белән 2024 елның 8нче сентябренә Башкортстан Республикасы Башлыгын сайлаулар билгеләнде. Әлеге вакытта көчендә булган законлылыкка ярашлы, республика Үзәк сайлау комиссиясе карары белән (аңа Башкортстан Республикасы Башлыгын сайлауларга әзерләнү һәм үткәрү вәкаләтләре йөкләнгән) күпкөнлек тавыш бирү турында карар кабул ителде. Аңа ярашлы, сайлаулар 2024 елның 6, 7,  8нче сентябрь көннәрендә үтәчәк.

Аида ХӘЙРТДИНОВА язып алды 

Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас