Новости
9 август 2024, 09:50

Тозлыбин авылында – шатлыклы вакыйга

300гә якын кеше яшәгән Тозлыбин авылында бүген шатлыклы вакыйга – юл ачу тантанасы узды.

Тозлыбин авылында – шатлыклы вакыйгаТозлыбин авылында – шатлыклы вакыйга
Тозлыбин авылында – шатлыклы вакыйга

300гә якын кеше яшәгән Тозлыбин авылында бүген шатлыклы вакыйга – юл ачу тантанасы узды.

Үткән елны Тозлыбин авылына эш сәфәре кысаларында Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров  килгән иде. Төбәк җитәкчесе белән аралашу барышында биредәге халык юл мәсьәләсе – иң борчыган проблемаларның берсе булуын билгеләде. Ә Радий Хәбиров, үз чиратында, бу мәсьәләнең хәл ителәчәген белдергән иде.

Кирәкле акчалар бүленде. Агымдагы елның маенда "Ремстройсервис" подряд оешмасы тарафыннан ремонт эшләре уңышлы төгәлләнде. Юл өслеген ремонтлау берьюлы Тынычлык, Үзәк, Яңа һәм Интернациональ  урамнары буенча башкарылды. Гомуми озынлыгы - 2,6 километр. Биредәге ремонт эшләренә барлыгы 5 миллион 400 мең сум акча бүленгән.

Һәм менә бүген – барысы өчен дә куанычлы көн – ремонтланган урамнарны ачу тантанасы. Чарада район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев, Башкортстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры вазифаларын башкаручы Любовь Минакова, Башкортстанның Дәүләт Җыелышы — Корылтай депутаты Кашшаф Ямалтдинов кебек мәртәбәле кунаклар катнашты.

-Бу – барыбыз өчен дә күптән көтеп алынган шатлыклы вакыйга. Республика Башлыгы Радий Хәбиров кушуы буенча урамнар ремонтланды. Без төбәк җитәкчесенә, "Ремстройсервис" җәмгыятенә һәм битараф булмаган халыкка рәхмәтле. Төзек юллар – авылның киләчәге ул, - дип ассызыклады Илгиз Әхвәс улы үз чыгышында.

Шулай ук чара барышында Вил Шәфиков, Иван Айметов һәм Игорь Яниевларга  авыл, район тормышында актив булганнары өчен район Хакимиятенең Рәхмәт хатлары тапшырылды.

-Аллаһыга шөкер, бу бәхетле көнне дә күрер көннәр бар икән. Күпме көттек бит. Элек яңгырлар яуса, урамнарга керү яки чыгу турында уйларга да куркыта иде. Ә хәзер бу урамнардан рәхәтләнеп йөрибез. Олы сөенеч бу, - дип уртаклашты хис-тойгылары белән авыл халкы.

Кульминацион мизгел – ал тасманы район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев, Башкортстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры вазифаларын башкаручы Любовь Минакова, Башкортстанның Дәүләт Җыелышы — Корылтай депутаты Кашшаф Ямалтдинов кисте.

Район мәдәният сарае хезмәткәрләре, авыл мәдәният йорты сәнгать осталары, Марий Элдан килгән кунаклар тарафыннан әзерләнгән җырлар яңгырады, тантананы Айдар Сираев һәм Гөлназ Шәрифуллиналар алып барды.

Тозлыбинлылар нинди булса да һава торышына карамый, тыныч күңел белән чыгып китә һәм кайтып керә торган юллы булу бәхетенә ирештеләр.  Ремонтланган урамнар авыл халкы мәнфәгатенә күп еллар хезмәт итсен.

Г. Талипов фотолары. 

Тозлыбин авылында – шатлыклы вакыйга
Тозлыбин авылында – шатлыклы вакыйга
Тозлыбин авылында – шатлыклы вакыйга
Тозлыбин авылында – шатлыклы вакыйга
Тозлыбин авылында – шатлыклы вакыйга
Тозлыбин авылында – шатлыклы вакыйга
Тозлыбин авылында – шатлыклы вакыйга
Автор:Фиргат Набиуллин
Читайте нас