Курач. 9 август - "Балтач таннары". Курачта өере белән хуҗасыз сарыклар көтүенә тап булганнар.
“Кем сарыклары? Курачта йөриләр,”-дип язган фото авторы мессенджерларда. Анда өч дистәдән артык сарык күренә.
Мөгаен, сарыклар, адашып, башка авылдан килгәннәрдер. Югыйсә, Курач зур авыл түгел. Зур булмаган авылларда кемнең күпме мал асраганын һәркем белә.
Курачта билгесез сарыклар йөрүе турында хәбәр район күләмендәге чатта 9 август иртәсендә пәйда булды.
Бәлки алар бер ихата сарыклары гына да түгелдер. Хәер, күп авылларда сарыкларны көтүдә йөртмиләр. Алар иркендә көтүләнә. Малларның, адашып, чит авылга барып чыгуына аптырыйсы юк, димәк.