Новости
4 август 2024, 12:34

24 яшьлек егетнең үле гәүдәсе табылган

Бүген төнлә Башкортстанда янә фаҗигале янгын теркәлгән.

24 яшьлек егетнең үле гәүдәсе табылган24 яшьлек егетнең үле гәүдәсе табылган
24 яшьлек егетнең үле гәүдәсе табылган

Иглин районының Торбаслы авылында бүген төнлә 5×5 метр зурлыктагы бер катлы бүрәнә йортта янгын чыккан.

Янгынны Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы янгын сүндерүчеләре сүндергән. Вакыйга урынын тикшерү барышында һәлак булган 24 яшьлек егетнең гәүдәсе табылган. Урында тикшерү-оператив төркем һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының сорау алучысы эшли. Янгынның сәбәпләре ачыклана.

Автор:
Читайте нас