Республика юлларына хәзер яңа “Шериф-балка”лар куялар.
Кичә республиканың юл хәрәкәтен оештыру үзәге җитәкчесе Илья Крюков Инзер-Белорет участогында шундый прибор урнаштыруны контрольдә тоткан иде.
Аның сүзләренчә, “шериф-балка”лар юл хәрәкәте хәвефсезлегенә турыдан-туры йогынты ясый. Бу җайланмалар ЮХХДИ хезмәткәрләре машинасындагы кебек җемелдәгән яктылык сигналларын бирә. Ә бу, үз чиратында, водительләрне тизлекне киметергә һәм юлда игътибарлырак булырга өнди.