Новости
2 август 2024, 10:12

Дүрт дистә ел математика буенча белем бирә

Иске Балтач 1нче урта мәктәбендә математика буенча белем биргән  Гөлфизәлия Хәмәтханова 38 ел дәвамында балаларга төгәл фәннәрдән белем бирә

Дүрт дистә ел математика буенча белем бирәДүрт дистә ел математика буенча белем бирә
Дүрт дистә ел математика буенча белем бирә

Язмам Иске Балтач 1нче урта мәктәбендә математика буенча белем биргән  Гөлфизәлия Хәмәтханова хакында. Утыз сигез ел дәвамында төгәл фәннәрне укытучыларга аңлату өчен тырышлык салган мөгаллимә ул.

 Гөлфизәлия  Әхмәт кызы чыгышы белән Борай районы Үтәгән авылыннан. Күп балалы гаиләдә тәрбияләнеп үскән ул. Әтисе заманына күрә укымышлы кеше була. Борайда хисапчыларны укыта. Әниләре колхозда эшли. Кечкенәдән балаларын эшкә өйрәтеп, укуга өндәп үстерәләр.  Хәзерге көндә кечерәеп калган авылда ул елларда балалар саны шактый була. Башлангыч белемне  туган авылында ала. Бишенче сыйныфка 12  укучы Яңа  Тазлар авылына йөреп укыйлар. Ике километр аралык  узу аларга әллә ни авыр тоелмый. Бала чак —шук чак. Сөйләшә-сөйләшә мәктәпкә барулар сизелми дә. Киез итекләр киеп, төрендереп  укырга барулары әле дә исендә саклана. Чатлама суыкларда да дәрес калдырырга тырышмый ул. Гөлфизәлия  кечкенә вакытыннан белемгә тартыла. Барлык фәннәрне дә яратып үзләштерә. Каз бәбкәләре саклаган вакытта да мәсьәләләр чишә.  Сигезьеллык мәктәпне яхшы билгеләргә тәмамлагач, Борайның икенче мәктәбендә математика юнәлешендәге сыйныфларда укын дәвам итә. Монда инде төгәл фәннәрне тирәнтен өйрәнә, үзе сыман кызыксынучан укучылар белән бергә  „бер казанда кайный”.

 Урта мәктәпне тәмамлагач, ул күрше кызы Розалия белән Бөре педагогия институтының физика һәм математика факультетына укырга керергә карар итә.  Имтиханнарны уңышлы тапшыра. Әмма әти-әниләре олы булганлыктан, акча җитмәгәнлектән ул читтән торып укырга мәҗбүр була. Шул ук елны Кодаш мәктәбендә башлангыч сыйныф укучыларын укыта башлый. Укытучы эшенең нечкәлекләренә өйрәнү биредә башлана. Мәктәп директоры Мария Черенкова  аның тәүге остазы була.  Планнар төзергә, укучылар, ата-аналар белән ничек уртак тел табарга һәм башка мөһим мәсьәләләрне хәл итәргә ул өйрәтә аны. Бер елдан соң  Гөлфизәлия Әхмәт кызы үзе белем алган Яңа Тазлар  мәктәбенә эшкә килә. Биредә ул 5 ел эшли, шул ук вакытта читтән торып  югары  уку йортында укый.

1976нчы елдан алып Гөлфизәлия Әхмәт кызының язмышы Балтач районы белән бәйләнә.  Ул Ахунҗан Дәүләтхан улына кияүгә чыга.  Туй ясап кавышалар яшьләр. Яшь укытучы шул ук  елда Иске Балтач мәктәбендә математика укыта башлый. Район мәгариф бүлеге мөдире булып ул елларда Яхъя Мөниров эшли.  Чит район, ят кешеләр. Гөлфизәлия Хәмәтханова коллективта тиз арада үз кешегә әверелә. „Математика укытучылары кешегә карата бик игътибарлы булдылдар,  һәр нәрсәгә аңлап карыйлар иде,”— дип үткәннәрне искә ала ул. Рәфинә Шәрифгалиева, Анастасия Терехина, Илүсә Мөнирова, Зәмфира Хиҗәпова,   Лотфина Хаҗиева, Венария Вәлиевалар белән уртак тел табып эшли.  Нинди сорау белән мөрәҗәгать итсәң дә һәрвакыт ярдәм кулы суздылар дип ассызыклый мөгаллимә.

Узган еллар, башкарылган эшләр белән ул канәгать. Ул укытучы булып эшләгән чорда балаларда укуга, белем алуга омтылыш көчле була. Бишенче сыйныфтан алып унберенче сыйныфка кадәр төгәл фәннәрдән белем бирә ул.  Әлбәттә, математика бөтен укучыга да җиңел бирелми. Кемгәдер шуклык аны үзләштерергә комачаулый. Кемдер тырышса да булдыра алмый. Төрле юллар белән, гадисеннән катлаулырак юллар аша белем бирергә тырыша ул.  Таләпчән, шул ук вакытта сизгер мөгаллимә буларак ул укучылар күңелендә урын алган. 1996нчы елда Гөлфизәлия Хәмәтхановага „Башкортстан Республикасының мәгариф отличнигы” исеме бирелә.

—Гомер узганын сизми дә калдык. Эш белән йорт арасынды вакыт узган да киткән.  Мәктәптә укучыларым, өйдә балаларым. Узганнарым белән канәгәаьмен, — ди Гөлфизәлия кызы.

  Гөлфизәлия һәм Ахунҗан Хәмәтхановларның балалары— улы һәм кызы да әнисенең һөнәрен  сайлаганнар.Башкорт дәүләт университетын тәмамлаганнар. Программистлар алар.

 Мөгаллимәнең  хаклы ялга туктавына да 16 ел вакыт узган. Һәрвакыт хәрәкәттә булган  кеше пенсиягә туктагач та тик тормый.  Гөлфизәлия Әхмәт кызы гарәп хәрефләрен үзләштереп,  гарәпчә укырга өйрәнә. Кул эшләре белән шөгыльләнә. Чәчәкләр үстерә, бакча карый. Хезмәттәшләре белән араларны өзми.

Үткәннәргә борылып карасаң, гомер заяга узмаган. Гөлфизәлия Хәмәтханова үзен  белем бирү кебек изге эшкә  багышланган. Укучыларны тәрбияле, белемле итүдә аның да өлеше бар. Тырыш хезмәте , сабырлыгы өчен бүген ул бары тик яхшы теләкләргә лаеклы.

Рифина НИГАМӘЕВА.

Автор:Рифина Нигамаева
Читайте нас