Әти-әниләрнең кайберләре баланы быел мәктәпкә бирергәме, юкмы, дип баш вата. Чөнки көзен, декабрьдә, икенче елның гыйнварында туган балалар бар. Мәктәпкә кергәндә әле аңа 7 яшь тулмаган була. Баланың балачагын урламыйбызмы, мәктәп программалары авыр, укый алырмы, дип икеләнә алар.
Бер уйласаң, әле уйнап та туймаган, уку-язуы да мактанырлык түгел кебек. Икенчедән, инде сигез яшькә җитеп килгәндә мәктәпкә барган баланың укуга кызыксынуы булырмы?
Нейропсихология белгечләре киңәш итүенчә, 6 яшь ярым һәм 7 яшь ярым арасында сайлау торганда, иң яхшысы – икенчесе. Бер ел баланың психикасы формалашу өчен зур әһәмияткә ия, ди белгечләр. Шушы ел аның дәресләрдә утыру, укытучы кушкан биремнәрне үтәү, игътибарын дәрескә юнәлтү һәм укуның барлык авырлыкларын күтәрә алу сәләтен үстерүдә зур роль уйнаячак. Шуңа да күп кенә псхихологлар баланы җиде яшьтән соң укырга бирү күпкә нәтиҗәлерәк дип саный. Бу җәһәттән тәҗрибәле башлангыч сыйныфлар укытучысы, мәктәп психологы белән киңәшләшеп алу да зыян итмәс.
Әгәр дә сез балагыз 100 процент беренче сыйныфка укырга барырга әзер, бер ел вакытны янә балалар бакчасында уздыруның мәгънәсе дә, файдасы да юк, дип саныйсыз икән, димәк, сезнең алда сайлау проблемасы тормый.